Экология елы кысаларында Мәскәү метрополитенында “тыюлык” поезды җибәрәчәкләр

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

2017 елның 30 ноябрендә Мәскәү метрополитенының боҗра линиясендә Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Planetpics фәнни-танып белү энциклопедиясе һәм «Экспоцентр «Заповедники России» оешмасы Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән аеруча саклана торган табигый территорияләр поезд-ээнциклопедиясе җибәрәләр.

“Экология елы” поездын җибәрү Россиядә Экология елы кысаларында мөһим экомәгърифәти проектларның берсе булачак. Эко-поездда Россиянең 10 табигать-климат зонасы күрсәтеләчәк: арктика һәм тундра, тайга һәм далалар, урманнар һәм таулар, утраулар һәм су асты экосистемалары, күлләр һәм чүлләр. Метро пассажирлары һәм башкала кунаклары конкрет локацияләрнең фотографияләрен һәм сирәк төрләрнең сурәтләрен күрә алачак. Шул ук вакытта тере табигатьнең һәр объекты Planetpics энциклопедиясенең киңәйтелгән материалларына илтүче QR-код белән биреләчәк. Поездны бизәүдә барлыгы территорияләрнең 81 фотографиясе һәм флора һәм фауна төрләренең 140 фотографиясе файдаланылган.

Пассажирлар шулай ук «Заповедные жемчужины России» бушлай кушымтасын күчертеп ала алачак. Анда 360 градус форматында документаль фильмнарның тулы коллекциясе бирелгән. Алар тамашачыларны Россия тыюлыкларының һәм милли паркларының матурлыгы белән таныштыра.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International