Бөгелмә һөнәри-педагогик көллиятендә читтән торып катнашулы “Безнең як – безнең горурлык!” дигән Республика экологик плакатлар конкурсына йомгак ясалды. Табигать саклау мәсьәләләрендә иң яхшылар исеме өчен Татарстанның 35 белем бирү учреждениесе студентлары дәгъва итте. Тапшырылган эшләрдә конкурста катнашучылар кеше һәм табигатьнең өзлексез элемтәсен, табигать саклау чаралары комплексының әһәмиятен, экологик хәлне яхшыртуга һәр кешенең өлешен чагылдырганнар. Иң яхшы эшләрне жюри экологик өндәмә булу, идеянең оригинальлеге, башкару һәм тәкъдим итү сыйфаты буенча бәяләде. Составында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре, нефть институтының фәнни белгечләре, һөнәри колледжлар укытучылары булган эксперт жюри түбәндәге секцияләр буенча җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде: «Экология һәм кеше сәламәтлеге», «Табигать саклау эшенә минем өлеш», «Без – предприятиеләрнең булачак белгечләре». «Бу конкурсны үткәрүнең максаты яшь буынның игътибарын дөньякүләм һәм региональ әһәмияттәге экологик мәсьәләләргә җәлеп итү булды. Тапшырылган эшләр яшьләрнең экологик аңы формалашуы турында дәлилли, алар киләчәктә табигать саклау өчен җаваплылыкны бөтен тулылыгы белән үз өстенә ала алачак”, - диде экологлар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте