Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә тәртип бозучыларны ачыклау процессы, табигать саклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләрен административ җайга салу, экологик экспертиза үткәрү. Әлеге һәм башка мәсьәләләр турында бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Ирек Зиннуров һәм Казан Федераль университетының юридик факультеты студентлары белән очрашуда фикер алыштылар. Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстанның экология министры Фәрит Габделганиев мөрәҗәгать итте. “Экология –билгеләнгән чикләре булмаган тармак, ул яшьләренә һәм эшчәнлек төрләренә карамастан, барлык халыкны берләштерә. Бүгенге очрашу моңа мисал булып тора: биредә күзәтчелек органы, закон чыгаручы хакимият һәм яшь буын вәкилләре бар. әйләнә-тирә мохитне саклау темасына фикер алышу мәйданчыгы булып нәкъ менә табигый ресурсларны саклау мәсьәләләрен хәл итү буенча регионда төп рольне уйный торган Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тору куанычлы”,- диде Фәрит Габделганиев.
Чара кысаларында кунаклар Министрлык эшенең төп юнәлешләре белән, табигать саклау өлкәсендә закон бозуларны ачыклау буенча мероприятиеләр белән һәм эшчәнлекнең төп күрсәткечләре белән таныштылар. Татарстанның экология министры урынбасары – Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстанның Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров инспекторларның әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге эше нәтиҗәләренең “Татарстан Республикасының экологик картасы” дәүләт мәгълүмат системасында чагылуы турында билгеләп үтте. “Уздырылган тикшерүләр, төзелгән беркетмәләр, бирелгән карарлар, күрсәтмәләр, кисәтүләр турында биредә барлык мәгълүмат бар. Сайтка кергән һәркем нинди экологик тәртип бозулар ачыкланган булганлыгын һәм аларның кайсылары төзәтелгәнлеген карый ала”, - дип сөйләде ул. Фаяз Шакиров шулай ук республикада дәүләт экологик күзәтчелегенең территориаль күзәтү системасы аркасында нәтиҗәле гамәлгә ашырылуы турында аерып әйтте. Республиканың әйләнә-тирә мохит торышын күзәтүнең бу системасы 8 заманча стационар экологик лабораториядән, атмосфера һавасы пычрануны контрольдә тотучы 16 автомат станциядән, 6 күчмә экологик лабораториядән, “Фламинго” экологик-аналитик патруль судносыннан һәм 3 катердан тора. Атмосфера һавасы пычрануны контрольдә тотучы автомат станция һәм күчмә экологик лабораторияләрнең эше белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров һәм КФУ студентлары әлеге чара кысаларында танышты.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте