Экология министрлыгы белгечләре Теләче районында юынтык-агынты суларны агызып ташлауны тыеп калды

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Теләче авылы янында каты көнкүреш калдыклары полигонында сыек калдыкларны экологлар вертолетта очып тикшерү вакытында күреп алды. Чистартыласы һәм зарарсызландырыласы урынга, агынтылар халыкның юынтык су чокырларыннан турыдан туры чыгарыла һәм туфракка агызып ташлана. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк териториаль идарәсе белгечләре агынтыларның алынган пробаларында химик күрсәткечләрнең күп тапкырлар артып киткәнлеген ачыклады: БПК5 299 тапкырга, аммоний-ион 204 тапкырга, тимер 6,8 тапкырга, сульфатлар 1,6 тапкырга. Пычратылган җир кишәрлекләреннән (гомуми мәйданы 30 кв.м) туфрак пробаларын, зарарны бәяләү өчен, Үзәк аналитик контроль инспекциясенә җибәрделәр. Калдыкларны куркынычсыз утильләштерү буенча бурычларын үтәмәгән оешмага карата экологлар түбәндәге маддәләр буенча административ беркетмәләр төзеде:

- РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.1 маддәсе “Шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашырганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны һәм бүтән төр объектларны эксплуатацияләгәндә, экологик таләпләрне үтәмәү”;

- РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе “Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр белән яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экология һәм санитария-эпидемиология таләпләрен үтәмәү”;

- РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.6 маддәсенең 2 өлеше “Туфракның уңдырышлы катламнарын юк итү, шулай ук пестицидлар һәм агрохимикатлар белән яки кеше сәламәтлеге һәм әйләнә-тирә мохит өчен куркынычлы бүтән төр матдәләр һәм җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә җирләрне бозу”. Хәзерге вакытта материаллар, прокурор илтифаты чаралары күрү өчен, Татарстан районара табигать саклау прокуратурасына тапшырылды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International