Иделдә нефть продуктларыннан торган тап оператив рәвештә ликвидацияләнде

2017 елның 1 декабре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына Идел елгасы акваториясендә майлы тап булуы турында хәбәр килде. Тап Казанда “Водник” көймә станциясе урнашкан Порт урамында табыла. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре 60 кв.метрлы нефтьле тапны оператив рәвештә юк иттеләр. Экология министрлыгы лабораториясе белгечләре пычранган урында, агым буенча өстәрәк һәм астарак табигый суны тикшерергә алды. Өзлексез анализ дәвам итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан әлеге закон бозуга мөнәсәбәтле затларны ачыклау буенча административ эш кузгатылды.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International