Климат үзгәрешләре һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләрен Санкт-Петербургта «Гидрометеорология һәм экология: фән һәм мәгариф казанышлары һәм үсеш перспективалары» Бөтенроссия конференциясе кысаларында караячаклар

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

2017 елның 19 – 20 декабрендә Санкт-Петербургта «Гидрометеорология һәм экология: фән һәм мәгариф казанышлары һәм үсеш перспективалары» Бөтенроссия конференциясе була. Чара атказанган фән эшлеклесе, физика-математика фәннәре докторы Лев Николаевич Карлинның тууына 70 ел тулуга багышлана.

Конференциядә белем бирү өлкәсендә тармакның актуаль мәсьәләләре, хәзерге фән казанышлары һәм аларны үстерү перспективалары турында фикер алышу планлаштырыла. Дискуссия мәйданчыкларының төп темалары: гирометеорологиянең фундаменталь һәм гамәли аспектлары; океан һәм атмосфераның үзара йогытысы проблемаларын да кертеп, климат үзгәрешләрен тикшерү; гидрология һәм су ресурслары белән идарә итү; экология һәм халыкның сәламәтлеге; гидрометеорологиядә фаразларның техник чараларын камилләштерү; икътисад һәм диңгездәге эшчәнлек белән идарә итү; гидрометеорология сферасында белем бирү тармагында потенциалны үстерү. Аерым игътибар метеорология, гидрология, океанология һәм экология өлкәсендә яшь галимнәрнең һәм белгечләрнең фәнни-эзләнү һәм педагогик эшчәнлеге процессындагы активлыгын үстерүгә, Җир турында фән өлкәсендәге инновацион казанышлар белән аларны таныштыруга биреләчәк.

Конференция эше йомгаклары буенча «Труды конференции» җыентыгы басырып чыгарылачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International