Икенче тормыш. Яр Чаллыда ярдәм социаль акциясе үтте

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Әйберләргә икенче тормышны җәмгыятькә файда белән бүләк итәргә. Шундый өндәмә белән Яр Чаллыда “Игелекле йөрәк” шәфкатьлелек акциясе узды. Аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен әйберләр җыюны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгынң Кама буе территориаль идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе белән берлектә “Чүп.Бүтән.Юк.ЯрЧаллы” экологик хәрәкәте активистлары оештырды. Акциядә 500дән артык кеше һәм шәһәрнең 15 белем бирү учреждениесе катнашты. Уртак көчләр белән атна дәвамында 8 кубометр чамасы кием һәм балалар уенчыклары җыйдылар. “Сезгә кирәкмәгән кием кемгәдер җылынырга булышырга мөмкин”, -диде акциядә катнашучылар. Сабыйлар һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен алар тарафыннан алып киленгән киемнәр, шулай ук аларның ата-аналары тапшырган өс-баш һәм аяк киемнәре мохтаҗ гаиләләргә сизелерлек ярдәм булды. “Экология күзлегеннән караганда, файдаланылган әйберләрне икенчел куллану – чыгымсыз һәм куркынычсыз. Ә иде сезнең әйберләрнең икенче тормышы аз тәэмин ителгән гаиләләргә булыша алганда, бу әле социаль әһәмияткә дә ия”, -диде Экология министрлыгы белгечләре.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International