Түбән Кама укучылары Экология елы кысаларында 123 тоннадан артык макулатура җыйган

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

123 тоннадан артык макулатура, 30 белем бирү учреждениесе. Түбән Камада “Кәгазьгә икенче тормыш бүләк ит” акциясенә йомгак ясадылар, ул Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында үтте. Чарада катнашучыларның табигый байлыкларны саклауга зур өлеш кертүен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре билгеләде. Алар укучыларның, зур күләмдә макулатура җыеп, 1200дән артык агачның гомерен саклап калулары турында әйтте. “Ә бу һава чистартучы, суны көйләүче функцияләрен башкара һәм кыргый хайваннар өчен йорт булып тора торган тулы бер урманны тәшкил итә”, -диде экологлар.

Түбән Кама укучыларының педагоглары балаларның макулатура җыю белән берничә ел дәвамында шөгыльләнүе турында сөйләде. Табигать саклау акциясенең ахырына якынлашуына карамастан, укучылар икенчел чимал җыюга киләсе елда да актив кушылырга планлаштыра.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International