ЯҢАЛЫКЛАР


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе өмәләре. XIX-XX гасырларда территорияләрне чистарту буенча мероприятиеләрнең ничек узганлыгы турында тарихи документлар белән Архив эшләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетында (Казан ш., Ново-Песочная ур, 44) танышырга мөмкин.

“ХХ гасыр башына Казан шактый уңай-төзек шәһәргә әйләнеп, үзенең кыяфәтен шактый үзгәртә, санитар хәле исә Казан шәһәр хуҗалыгында революциягә кадәрге елларда гына түгел, аннан соңгы елларда да зәгыйфь урын булып тора”. Мондый фактлар Экология елына багышланган документаль күргәзмәдә китерелә, ул бу көннәрдә Архив эше буенча Татарстан Ресубликасы дәүләт комитеты залында бара (Казан ш., Ново-Песочная ур.,44). Шәһәрнең санитар хәле, аны төзекләндерү турыдан-туры Казан шәһәре башлыгы карамагында булган. Шәһәр кешеләре урамнарның һәм мәйданнарның пычрануы мәсьәләләре белән нәкъ менә аңа мөрәҗәгать иткәннәр.


26
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

Көч ведомстволарының эш төркеме Татарстанда аеруча кискен экологик мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Төркем тикшерү, прокуратура, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге органнарын берләштерәчәк. Карарны бүген Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе коллегиясе утырышында әйттеләр.

Кумара иреклеләре туган бистәләренә чисталык һәм тәртип бүләк итте. #ЭКОяз2017 кысаларында “Форпост” яшьләр хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре һәм хокук саклау органнары вәкилләре белән бергә бистә территориясен төзекләндерделәр. Урамнарны чүптән чистарттылар, узган елгы яфракларны җыйдылар, су объектлары янында тәртип урнаштырдыар.

Бүген Яр Чаллыда генераль ЭКОҗыештыру булды. Чулман елгасы яр буенда чисталык һәм тәртипне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре, “Горзеленхоз” предприятиесендә эшләүчеләр һәм КФУның Яр Чаллы институты студентлары тәэмин итте. Уртак көч белән территорияне чүптән, чыбык-чабыклардан һәм корыган агачлардан чистарттылар, ә эшләр тәмамлангач, кыр кухнясы ризыгыннан авыз иттеләр.

Чималны икенчел файдалану, регионның әйләнә-тирә мохит мәсьәләләре, экологик бәйрәмнәр һәм акцияләр. Казанның 48нче мәктәбендә экологик дәрестә болар төп тема булды. Бүген мәктәпнең югары сыйныфлары укучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре белән бергә башлангыч сыйныфлар укучыларына табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Мероприятие интерактив формада узды.

Ивановка аылы, Тәтеш районы. 67 кешелек халык 200 кв. м. мәйданлы чүп өеме ясаган. Агач калдыклары, автомобиль шиннары, кара һәм төсле металл ватыклары, пластмасса әйберләр, иске көнкүреш техникасы һәм башка күп нәрсәләр. Калдыкларны кешеләр чокырга гына ташлый. Торак пункттагы санкциясез чүплекне Татарстан Ресубликаы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары ачыклады.

29 апрельдә “Яшел Россия” Бөтенроссия өмәсенең Казандагы үзәк мәйданчыгында социаль челтәрләрдә бара торган #ЭКОяз2017 конкурсына йомгак ясала. Быел инде 1500гә якын фото- һәм видеоматериал килде. Якын араларда барлык эшләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының конкурс комиссиясе караячак. Җиңүчеләрне кыйммәтле призлар көтә – төп приз iPad Air, моннан тыш 2 приз - iPad mini һәм өч смартфон. Казан шәһәрендәге Үзәк өмәдә катнашучыларны да күңелле сюрприз көтә. 


25
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан медиклары бу көннәрдә республикада бара торган санитар-экологик икеайлыкка кушылды. Яр Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе, шәһәрнең медицина учреждениеләре хезмәткәрләре, Яр Чаллы медицина колледжы студентлары шәһәр урамнарында чисталык урнаштырды. Территорияләрне былтыргы яфраклардан, корыган ботаклардан һәм чүптән чистарттылар, кайбер урыннарда калган кар көртләрен таратып ташладылар. Лениногорск үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре дә үз шәһәрләрендә тәртип урнаштырды. Өмәләргә бу көннәрдә 400дән артык табиб һәм медсестра чыкты. “Тәннең, өйнең, әйберләрнең, әйләнә-тирәнең чисталыгы гына мөһим түгел. 

Экология елы Россиянең бөтен кешеләрен игелекле эштә берләштерәчәк. 29 апрельдә бөтен ил территориясендә зур өмә - “Яшел Россия” өмәсе узачак. Максат – торак пунктларда экологик хәлне яхшырту. Бу көнне акция Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында уза. Җыештыру эшенә республиканың меңнәрчә кешесе чыгачак. Җыештыру эше (чүпне аерым җыю оештырылачак), агачлар һәм чәчәкләр утырту, экологик уеннар, квестлар, викториналар һәм төрле табигать саклау акцияләре булачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International