Меңләгән татарстанлы “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенә кушылачак

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

Экология елы Россиянең бөтен кешеләрен игелекле эштә берләштерәчәк. 29 апрельдә бөтен ил территориясендә зур өмә - “Яшел Россия” өмәсе узачак. Максат – торак пунктларда экологик хәлне яхшырту. Бу көнне акция Татарстанның барлык шәһәрләрендә һәм районнарында уза. Җыештыру эшенә республиканың меңнәрчә кешесе чыгачак. Җыештыру эше (чүпне аерым җыю оештырылачак), агачлар һәм чәчәкләр утырту, экологик уеннар, квестлар, викториналар һәм төрле табигать саклау акцияләре булачак. Өмәләр барлык ишегалларында, белем бирү учреждениеләре, сәүдә мәйданчыклары, Татарстан предприятиеләре территорияләрендә узачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International