ЯҢАЛЫКЛАР


2
май, 2017 ел
сишәмбе

Әлмәтнең 21нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бүген Җирнең уникаль үзенчәлекләре турында фикер йөртте. Планетаның җир һәм су ресурслары, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы белән балаларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре таныштырды. Табигатьне өйрәнү мәсьәләләренә балалар зур кызыксыну күрсәтте, экологик викторинада алар аеруча актив булдылар. 

Базарлы Матак урта мәктәбе укучылары үзәк авыл паркын тиешле тәртипкә китерде. #ЭКОяз2017 акциясе кысаларында алар парк территориясен шешәләрдән, пакет, картон һәм башка чүп-чардан чистартты, коры чыбык-чабыкларны һәм былтыргы үләнне җыйдылар, тротуар һәм юлларны җыештырдылар.


29
апрель, 2017 ел
шимбә

Бүген Казанда “Яшел Россия” Бөтенроссия өмәсендә велосипедлар һәм турист палаткалары уйнаттылар. Призлар түбәндәге номерлы флаерларның бәхетле ияләренә эләгәчәк:

Бүген Җиңү паркында – “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенең үзәк мәйданчыгында #ЭКОЯЗ2017 конкурсы җиңүчеләренең исемнәрен атадылар. Өмәнең һәм табигать саклау акцияләренең иң актив һәм креатив катнашучылары:

Бүген Казанның Җиңү паркында зур өмә узды. Татарстан “Яшел Россия” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм элек СССР составына кергән 15 республика вәкилләре парк территориясендә сирень аллеясы – “Җиңү һәм Дуслык аллеясы” утырттылар. Паркта бүген барлыгы йөздән артык агач үсентесе утырттылар. Бүген Җиңү Паркындагы күлне торгызу турында карар да кабул ителде.

Бүген «Казань Арена» стадионы янәшәсендәге территорияне һәм Казансу елгасының яр сызыгын чүптән Татарстанның билгеле спортчылары, актив җанатарлар, яшьләр һәм студентлар чистартты. “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик акциясе кысаларында зур өмә узды. Билгеләп үтәргә кирәк, «Казань Арена» стадионы Россиядә «РУСО. Футбольные стадионы» ирекле сертификация системасы буенча серификацияләнгән бик аз стадионнарның берсе.


28
апрель, 2017 ел
җомга

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры “ЧИСТАБУЛЫР” яшьләр экологик хәрәкәте Штабын ачуда катнашты. Министр экологик хәрәкәтнең актив эшен билгеләде: “Ике ел дәвамында “ЧИСТАБУЛЫР” экологик хәрәкәте белән бергә эш алып барыла. Уртак көчләр белән төрле юнәлештәге йөзләрчә экологик мероприятиеләр үткәрелде: бу бергә уздырган өмәләр дә, экологик белемнәр дәресләре дә.


27
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Мазут яндырганда, атмосфера һавасының пычрануына юл куярга ярамый. ТЭЦларда экономияләү максатында әлеге ягулыкны файдалану тыела. Бары тик авария очракларында гына кулланырга ярый, аннан соң экологиягә йогынты компенсацияләнергә тиеш. Бүген Түбән Камада бу турыда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте. Министр рәислегендә Түбән Кама сәнәгать челтәрен үстергәндә экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы узды.

Казанның 100нче мәктәбе укучылары традицион мәктәп өмәсенә пионерлар сафы булып тезелеп кителәр. Резин перчаткалр, чүп капчыклары һәм табигатькә ярдәм итәргә көчле теләк – янәшәдәге урман территориясен тәртипкә китерү өчен шулар җитте. 250 укучы бердәм экологик отряд оештырган, аларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары да кушылды.

ХIХ гасыр ахырында Кабан күленең һәм Болакның су артериясенең хәле, шакшыларны агызу һәм шәһәр кешеләренең түбән культурасы. Бу проблемалар бөтенесе Экология елына багышланган күргәзмәдә куелган документларда чагыла. Ул Архив эше буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан республиканың Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә оештырылды. Казанда Ново-Песочная, 44тә тарихка чумарга һәм элек әйләнә-тирә мохиткә нинди мөнәсәбәттә булганнарын белергә була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International