Ивановка аылы, Тәтеш районы. 67 кешелек халык 200 кв. м. мәйданлы чүп өеме ясаган. Агач калдыклары, автомобиль шиннары, кара һәм төсле металл ватыклары, пластмасса әйберләр, иске көнкүреш техникасы һәм башка күп нәрсәләр. Калдыкларны кешеләр чокырга гына ташлый. Торак пункттагы санкциясез чүплекне Татарстан Ресубликаы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары ачыклады. Бу табигать саклау законын бозган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.2 маддәсе буенча адмнистратив җаваплылык каралган: Җитештерү һәм куллану калдыклары белән, озон катламын җимерә торган матдәләр яки башка куркыныч матдәләр белән эш иткәндә, экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү. Закон бозучылар җавапка тартылачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте