Аеруча кискен экологик мәсьәләләрне хәл итү өчен, Татарстанда тикшерү органнарын, прокуратура, ТР Экология министрлыгын һәм ТР буенча Ростабигать күзәтчелеген берләштерә торган эш төркеме оештырылачак

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Көч ведомстволарының эш төркеме Татарстанда аеруча кискен экологик мәсьәләләрне оператив рәвештә хәл итү мөмкинлеге бирәчәк. Төркем тикшерү, прокуратура, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм ТР буенча Ростабигать күзәтчелеге органнарын берләштерәчәк. Карарны бүген Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе коллегиясе утырышында әйттеләр.

Исегезгә төшерәбез, 2016 елның январенда Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Ресубликасы буенча тикшерү идарәсе һәм Татарстан Ресубликасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының үзара хезмәттәшлеге тәртибе турында Килешүгә кул куелган иде.

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры үз докладында билгеләп үткәнчә, Тикшерү комитеты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасы буенча Суд приставлары Федераль хезмәте идарәсе белән уртак нәтиҗәле эш ярдәмендә узган ел закон бозучылардан 143 млн сумнан артык административ штраф һәм китергән зыян өчен түләү алынды, бу 2015 ел нәтиҗәләреннән 360%. Законны тупас бозучыларны җинаять җаваплылыгына тарттылар. Әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү фактлары буенча 24 җинаять эше кузгатылды, бу 2015 елга караганда 2,5 тапкыр артыграк. Мондый гамәлләр, министр сүзләре буенча, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә закон бозуларны минимумга кадәр киметү мөмкинлеге бирәчәк. Фәрит Габделганиев Тикшерү комитеты белән бергә Су саклау зоналары елы кысаларында җайга салып алып барылаган эшне аерым билгеләп үтте, анда өске катлам суларның пычрануына төп сәбәп булып торган әйбергә – ташландык агынты суларны чистартмыйча яки нормативларны бозып агызуга аерым игътибар бирелде. Пычрак ташланык суларны агызу фактлары буенча җинаять эшләре кузгатылды

 

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International