Бүген Яр Чаллыда генераль ЭКОҗыештыру булды. Чулман елгасы яр буенда чисталык һәм тәртипне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре, шәһәр Башкарма комитеты вәкилләре, “Горзеленхоз” предприятиесендә эшләүчеләр һәм КФУның Яр Чаллы институты студентлары тәэмин итте. Уртак көч белән территорияне чүптән, чыбык-чабыклардан һәм корыган агачлардан чистарттылар, ә эшләр тәмамлангач, кыр кухнясы ризыгыннан авыз иттеләр. Кама буе ТИ хезмәткәрләре билгеләгәнчә, чәршәмбе өмәсеең атмосферасы чын-чынлап бәйрәмчә булган. Бөтен ЭКОкоманда белән бик яхшы итеп эшләделәр, ә аннан соң – күңелле итеп ял иттеләр. Экологик акциядә катнашучылар туган шәһәрләрен төзекләндерү эшенә үз өлешләрен кертүләре белән канәгать калдылар. Үз үрнәкләре белән алар чисталык һәм тәртипнең үзеңнән башлануын күрсәттеләр. “Әгәр Чаллының һәр кешесе шундый үрнәк буенча барса, шәһәребез чисалыгын ел буе саклар”,- диде өмәдә катнашучылар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте