“Чисталык – иң яхшы матурлык”. Кукмара активистлары туган бистәләрен тәртипкә китерде

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

Кумара иреклеләре туган бистәләренә чисталык һәм тәртип бүләк итте. #ЭКОяз2017 кысаларында “Форпост” яшьләр хәрәкәте активистлары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе хезмәткәрләре һәм хокук саклау органнары вәкилләре белән бергә бистә территориясен төзекләндерделәр. Урамнарны чүптән чистарттылар, узган елгы яфракларны җыйдылар, су объектлары янында тәртип урнаштырдыар. Төньяк ТИ белгечләре билгеләгәнчә, активистлар табигать саклау буенча массакүләм мероприятиеләргә теләп кушыла. Волонтерлар ярдәме белән апрельдә бистәнең күпчелек урамнары, парклары тәртипкә китерелде. Санитар-экологик икеайлык кысаларныда уртак көчләр белән Кукмара районының башка торак пунктлары да төзекләндереләчәк

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International