Татарстан медиклары бу көннәрдә республикада бара торган санитар-экологик икеайлыкка кушылды. Яр Чаллы сәламәтлек саклау идарәсе, шәһәрнең медицина учреждениеләре хезмәткәрләре, Яр Чаллы медицина колледжы студентлары шәһәр урамнарында чисталык урнаштырды. Территорияләрне былтыргы яфраклардан, корыган ботаклардан һәм чүптән чистарттылар, кайбер урыннарда калган кар көртләрен таратып ташладылар. Лениногорск үзәк хастаханәсенең медицина хезмәткәрләре дә үз шәһәрләрендә тәртип урнаштырды. Өмәләргә бу көннәрдә 400дән артык табиб һәм медсестра чыкты. “Тәннең, өйнең, әйберләрнең, әйләнә-тирәнең чисталыгы гына мөһим түгел. Беренче чиратта, уй-фикерләрнең чисталыгы мөһим. Әгәр безнең тәнебез һәм уй-фикерләребез чиста булса, без сәламәт. Ә өмәләр безгә позитив, уңай хисләр йоктыра”, - диде Татарстан докторлары.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте