Чәршәмбе, шимбә һәм якшәмбе өмәләре. XIX-XX гасырларда территорияләрне чистарту буенча мероприятиеләрнең ничек узганлыгы турында тарихи документлар белән Архив эшләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитетында (Казан ш., Ново-Песочная ур, 44) танышырга мөмкин.
1920 елның 1 маенда Казан шәһәре һәм Казан губернасы халкы Бөтенроссия беренче май өмәсендә актив катнашкан. Өмәгә әзерлек буенча да, аны үткәрү буенча да барлык эшләр белән җитәкчелек итү өчен, Казан губернасы башкарма комитеты каршында Комиссия оештырыла. Бу Комиссиянең 1920 елның 17 һәм 26 апрелендәге утырышлары беркетмәләрендә беренче май өмәсен үткәрү планы, Комиссия әгъзалары арасында эшләрне бүлү мәсьәләләре, бәйрәм итү программасы карала. Халыкка карата мәҗбүри таләпләр: 12 сәгатьтән ким эшләмәскә, 1 агач һәм 2 куак утыртырга. Казан шәһәре буенча беренче май өмәсен үткәрү отчетында анда 20005 кеше катнашканлыгы күрсәтелгән. Кешеләр урамнарны, мәйданнарны, ишегалларын, бакчаларны чүптән чистарту эшләрендә, чүпне чыгаруда, агачлар утыртуда, яңа бакчалар утыртуда, төрле ремонт һәм төзелеш эшләрендә катнаша. Мәсәлән, Юдино депосында 5 паровоз ремонттан чыгарыла.
Казан губернасының өяз шәһәрләрендә беренче май өмәләрен үткәрү турында отчетлар сакланган, алар шәһәр кешеләренең хезмәт энтузиазмы турында дәлилли. Мисал өчен, Алабугада өмәдә 1485 кеше катнашкан. Бу көнне яңа ашханә бинасына нигез салына, Халык мәгарифе институтын ачу була, агачлар, куаклар утыртыла. Чистай халкы зур активлык күрсәтә: 5100 кеше беренче май өмәсенә чыга. Шәһәрдә Халык йортына нигез салу була, Ерыклы елгасы аша күпер салына.
Өмәләр үткәрүгә партия, комсомол һәм профсоюз оешмалары актив кушыла. 1920 елларда, мәсәлән, “Профхәрәкәт атнасы” үткәрү программасына профсоюз әгъзалары җыелышлары оештыру, лекцияләр, профсоюзлар тарихы буенча докладлар уку белән беррәттән өмәләр дә кертелгән.
Сугыштан соңгы елларда халыкның шәһәр территорияләрен чистарту һәм төзекләндерү эшендә катнашуын оештыруның якшәмбе өмәләре кебек формасы да кулланылган. Мәсәлән, ВКП(б) шәһәр комитетының транспорт бүлеге белешмәсендә 1946 елда Опера театры төзелеше эшендә булышу өчен үткәрелгән якшәмбе өмәләренең нәтиҗәләре күрсәтелгән, аларда сәнәгать предприятиеләре катнашкан.
Беренче Коммунистик өмәнең 50 еллыгына багышлап, 1969 елның 12 апрелендә Казанда юбилей Коммунистик өмәсе үткәрелә. 357 җитештерү алдынгысына “Коммунистик Хезмәт ударнигы” исеме бирелә. Юбилей өмәсендә 110000 кеше катнашкан, бу турыда КПССның Казан шәһәр комитетына Ленин райкомы биргән мәгълүмат дәлилли.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте