Чүплеккә тап булдың – Казан шәһәре башлыгына мөрәҗәгать ит. Архив эше буенча дәүләт комитетында Экология елына багышланган күргәзмә бара

2017 елның 27 апреле, пәнҗешәмбе

“ХХ гасыр башына Казан шактый уңай-төзек шәһәргә әйләнеп, үзенең кыяфәтен шактый үзгәртә, санитар хәле исә Казан шәһәр хуҗалыгында революциягә кадәрге елларда гына түгел, аннан соңгы елларда да зәгыйфь урын булып тора”. Мондый фактлар Экология елына багышланган документаль күргәзмәдә китерелә, ул бу көннәрдә Архив эше буенча Татарстан Ресубликасы дәүләт комитеты залында бара (Казан ш., Ново-Песочная ур.,44). Шәһәрнең санитар хәле, аны төзекләндерү турыдан-туры Казан шәһәре башлыгы карамагында булган. Шәһәр кешеләре урамнарның һәм мәйданнарның пычрануы мәсьәләләре белән нәкъ менә аңа мөрәҗәгать иткәннәр. Мәсәлән, 1897 елның 14 февраендә Казан ветеринария институты директоры шәһәр башлыгы С.В.Дьяченкога институтка якын урында шакшы өеме турында хәбәр итә. Шәһәр башлыгы әмере буенча, Казан полицмейстеры тарафыннан крестьяннар шакшыларны өйгән өчен җавапка тартылалар, ә санитария кагыйдәләрен бозган бер крестьянны түгелгән тиресне җыярга мәҗбүр итәләр. Шәһәр хакимияте карарлары үтәлешенә күзәтчелек функцияләрен Казан полициясе башкара. Архив документларыннан күренгәнчә, Казан шәһәр думасы, шәһәр управасы медик-санитар проблемалар буенча кешеләрнең мөрәҗәгатенә һәрвакыт тиз генә илтифат итмәгән. Бу турыда, мәсәлән, Кече һәм Зур Игумнов бистәләре йорт биләүчеләренең Ушковның һаваны газ бедән агулаучы хмия заводын ябу турында шәһәр хакимияте белән дистә елга диярлек сузылган язышуы дәлилли.

ХХ гасыр башында Казанда 9 җәмәгать бакчасы һәм бульвар булган. Иң матуры Кабан артында урнашкан Ботаника бакчасы булган. “Черек күл” бакчасы, Лядской, Державин бакчалары шәһәрнең иң эре бакчалары булган. Урта Кабанда урнашкан Аркадий бакчалары шәһәр кешеләре арасында бик популяр була. Үз хисабына бөтен бакчаларны чиста тоту шәһәр хакимиятенә авыр була, шул сәбәпле бакчаларны теге яки бу бакчачыларга арендага бирү турында котрактлар төзү актив кулланыла. Мәсәлән, 1885 елда Казан шәһәре управасы һәм арендатор Катков арасында төзелгән контракт нигезендә, аңа 1885 елның 1 апреленнән 1887 елның 1 январена кадәр Черек күл, Мунча күле, Лядской, Державин, Театральный, Интендат шәһәр бакчаларын һәм крепость янындагы бульварны төзек хәлдә тоту йөкләмәсе бирелә. Моның өчен ул чабылган үләнне үзе теләгәнчә файдалана ала, чәчәкләр сата ала. Бакчаларны һәм бульварларны төзек хәлдә тоткан өчен, шәһәр управасы арендаторга 4541 сум түләргә йөкләмә ала.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International