29 апрельдә “Яшел Россия” Бөтенроссия өмәсенең Казандагы үзәк мәйданчыгында социаль челтәрләрдә бара торган #ЭКОяз2017 конкурсына йомгак ясала. Быел инде 1500гә якын фото- һәм видеоматериал килде. Якын араларда барлык эшләрне Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының конкурс комиссиясе караячак. Җиңүчеләрне кыйммәтле призлар көтә – төп приз iPad Air, моннан тыш 2 приз - iPad mini һәм өч смартфон. Казан шәһәрендәге Үзәк өмәдә катнашучыларны да күңелле сюрприз көтә. Иң активлар мероприятие үткәрелгән көнне үк iPad mini яки смартфон алырга мөмкин.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте