Чималны икенчел файдалану, регионның әйләнә-тирә мохит мәсьәләләре, экологик бәйрәмнәр һәм акцияләр. Казанның 48нче мәктәбендә экологик дәрестә болар төп тема булды. Бүген мәктәпнең югары сыйныфлары укучылары Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре белән бергә башлангыч сыйныфлар укучыларына табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәтнең мөһимлеге турында сөйләделәр. Мероприятие интерактив формада узды. ЭКОдәресне алып баручылар балалар өчен экологик викторина уздырды, аларга табигать турында хикәяләр укыдылар, Татарстан флорасы һәм фаунасының сирәк төрләре белән таныштырдылар. Әйләнә-тирә мохитне тирәнрәк өйрәнү өчен югары сыйныф укучылары саф һавада гамәли занятие уздырды - #ЭКОяз2017 акциясе кысаларында мәктәп яны территориясендә чәршәмбе өмәсе булды. Укучылар участокны чүп-чардан һәм узган елгы үләннән чистартты, тротуар һәм сукмакларны себерделәр, чәчәк түтәлләрен һәм газон юлларын тәртипкә китерделәр. Татарстан Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге белгече Юлия Саферова билгеләп үткәнчә, укучылар битараф калмады, мәктәп территориясен төзекләндерүдә актив катнашты һәм үз көчләрен туган шәһәрнең чисталыгын саклау эшенә юнәлтте.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте