Яңа белемнәр, иҗади уеннар һәм актив ял. Горький паркында бүген балалар өчен экологик бәйрәм узды, анда 1000нән артык кеше катнашты. Балалар өчен белем бирү-танып белү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “Россиянең Студентлар Отрядлары” Татарстан региональ бүлекчәсе һәм “Чиста булыр” яшьләр иҗтимагый экологик хәрәкәте белән берлектә үткәрде. Мероприятиедә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Радик Гайнетдинов чыгыш ясады.
30 августта 10:00 сәгатьтә Казанда (М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында) Балалар экологик бәйрәме булачак. Экологик уеннар һәм танып-белүле викториналар оештырылачак, аларда катнашучылар Татарстан Республикасының уникаль табигый ресурслары турында белә алачак. Яшь рәссамнар өчен шунда ук төрле номинацияләрдә рәсем конкурслары узачак: “Синең йорт табигате”, “Яраткан җәнлегең”, “Табигать рухы”.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында 2017 елда табигать саклау проектларын тормышка ашыру турында фикер алыштылар. Составына Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары һәм республиканың Экология министрлыгы белгечләре керә торган эш төркеменең утырышы булды.
Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Камада яшәүчеләрдән мөрәҗәгать керде. Дача ияләре, су саклау зонасында рабица челтәрдән койма куеп, андагы күлгә һәм башка бакчачылык ширкәтләренә ирекле үтүне чикләгән күршеләренә шикаять белдерә. Чыгып тикшерү барышында инспекторлар РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 маддәсе буенча беркетмә төзеделәр:
Ришвәтчелек фактларын ачыклау һәм туктату буенча эштә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, республика ЭЭМның Икътисадый иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы тору идарәсе һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре берләште. Әле бу ел башында ук экологлар хәбәре буенча полицейскийлар файдалы казылмаларны законсыз чыгару белән шөгыльләнә торган затлар төркемен тоткан иде. Комны рөхсәт документларыннан башка гына чыгарганнар – якынча зыян 11 млн сумнан артык.
Яңа уку елына ЭКОчаралар планын эшләү һәм коллегалар белән тәҗрибә уртаклашу. Шундый максат белән Минзәләдә районның барлык белем бирү учреждениеләре педагоглары җыелды. Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында “Заманча белем бирү: яңа таләпләр, яңа мөмкинлекләр, яңа җаваплылык” педагогик семинары узды. Педагогларга Минзәлә укучыларының нинди табигать саклау мероприятиеләрендә катнаша алуы турында экологлар сөйләде.
“Федераль аеруча саклана торган табигый территориянең иң яхшы инспекторы” конкурсында катнашуга заявкалар кабул ителә, аның оештыручысы булып “Тыюлыклы ил” Илкүләм фонды белән берлектә Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тора. Дәүләт табигый тыюлыкларының һәм милли паркларының сак бүлекләренең тыюлыклар системасында 5 елдан ким эшләмәгән хезмәткәрләре катнаша ала.
Подборное ярларын чистартырга һәм вакытны актив уздырырга. “Чүп.Бүтән.Юк – Яр Чаллы” («Мусора.Больше.Нет - Набережные Челны») хәрәкәтендә катнашучылар Подборное күле буена өмәгә шундый позитив кәеф белән чыкты. Иреклеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белән берлектә сулыкның яр зонасын калдыклардан чистарттылар.
Табигатькә һәм әйләнә-тирәбездәге дөньяга сакчыл мөнәсәбәткә балачактан ук өйрәтергә кирәк, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре шулай дип саный. Табигать саклау буенча дәресне инспекторлар Азнакайның 4нче номерлы «Светлячок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен үткәрделәр.
“Кара” казучыларга карата җинаять эше кузгатылды. Комны законсыз чыгаруны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас районындагы рейд барышында ачыклады. Экологлар Азбаба авылында, гидравлик экскаватор һәм йөк үзбушаткычы кулланып, лицензиясез генә ком чыгаруларын ачыклады.