Табигатькә һәм әйләнә-тирәбездәге дөньяга сакчыл мөнәсәбәткә балачактан ук өйрәтергә кирәк, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе белгечләре шулай дип саный. Табигать саклау буенча дәресне инспекторлар Азнакайның 4нче номерлы «Светлячок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен үткәрделәр.
“Безнең әйләнә-тирәбездәге дөнья” экологик уены кысаларында белгечләр туган төбәкнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, табигатьнең төп законнары темасына да кагылдылар. Табигатькә сүз белән түгел, ә эш белән булышу мөмкинлеге балаларны аеруча кызыксындырды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар территорияне чүп-чардан чистарттылар, участокта чәчәкләргә су сиптеләр һәм табигатьне ничек саклый алулары, ничек итеп аның байлыкларын арттыра алулары турында фикерләре белән уртаклаштылар.
Мәктәпкәчә балалар белән әйләнә-тирә мохит буенча белем бирү чаралары Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре тарафыннан даими үткәрелә. Алар табигый ресурсларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә, аларны саклауга юнәлтелгән.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте