Татарстанда сентябрьдә берьюлы ике эре табигать саклау чарасы старт ала. 2 сентябрьдә республика “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенә кушылачак. Акция республика территориясендә инде бишенче мәртәбә үткәрелә һәм сентябрь ае буена дәвам итәчәк. Чарага старт Казанда “Зәңгәр күлләр” аеруча саклана торган табигый территориясендә биреләчәк. Мероприятиенең максаты – Россия Федерациясе шәһәрләрендә һәм торак пунктларында экологик шартларны яхшыр
30 августта 10:00 сәгатьтә Казанда (М.Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында) Балалар экологик бәйрәме булачак. Экологик уеннар һәм танып-белүле викториналар оештырылачак, аларда катнашучылар Татарстан Республикасының уникаль табигый ресурслары турында белә алачак. Яшь рәссамнар өчен шунда ук төрле номинацияләрдә рәсем конкурслары узачак: “Синең йорт табигате”, “Яраткан җәнлегең”, “Табигать рухы”.
2017 елның 12-14 декабрендә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды булачак. Тиешле боерыкка Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской кул куйды.
“Азнакай ҖЧП” предприятиесенең Актүбә бистәсендәге чистарту корылмалары системасында өзеклек пычранган агынты суларның Каменка елгасына агызып чыгарылуына китерә. Табигать саклау өлкәсендә законнарны бозуны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары чираттагы тикшерү барышында ачыклый.
Экологик дәрес Казан балалар тимер юлында үтте. «Сила в детях» Хәйрия фонды һәм «ЛОГОС» Тернәкләндерү үзәге кайгыртуындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар поездда ЭКОсәяхәт ясадылар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов командасы белән бергә балалар Молодежная станциясеннән Зөбәрҗәт күлгә кадәр бардылар һәм кире кайттылар.
620 яшь нарат, чыршы, тал һәм акация. Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында мөслимлеләр “Кояшлы Ык” яр буенда яңа аллея ачты. Территорияне яшелләндерү буенча экологик акция Мөслимдә инде традициягә керде. Баштарак иреклеләр тарафыннан Ыкның яр буе зонасында акацияләр аллеялары ачылган һәм чәчәк түтәлләре булдырылган иде.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында ике юнәлеш буенча социаль әһәмиятле проектларны тормышка ашыручы коммерциячел булмаган оешмаларга Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидияләр бирү буенча конкурс игълан ителде:
1) гражданнарның тормыш сыйфатын күтәрү өчен шартлар тудыру. Бу юнәлеш кысаларында конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
Татарстанның Табигый тарихы музее барлык теләүчеләрне “Тыюлыклы Россия. Кроноцкий тыюлыгы” күргәзмәсенә килергә чакыра, ул Россиядә тыюлыклар системасына нигез салынуның 100-еллыгына һәм Экология елына багышланган. Килүчеләр Россия кыргый табигатенең күптөрлелеген һәм кабатланмаслыгын чагылдыра торган фотосурәтләр белән таныша ала.
2017 елның 23-25 августында Владимир өлкәсе территориясендә “Экология. Яңа чакыру, яңа чишелешләр” Бөтенроссия экологик форумы-2017 була, аны Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Владимир өлкәсе администрациясе оештыра. Мероприятие экологик аң үсеше стимуллары формалаштыру, табигать саклау эшчәнлеген яңа гамәли дәрәҗәгә чыгару, экологик иминлекне үстерү һәм регионның актуаль һәм стратегик экобурычларын хәл итүгә яшьләрне җәлеп итү максатларына юнәлтелгән.
Дәүләт табигый тыюлыклары һәм милли парклар хезмәткәрләре “Профессиясе буенча иң яхшы: экомәгърифәтче” конкурсында катнашырга чакырыла, Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы “Тыюлыклар” Экология-мәгърифәт үзәге һәм “Тыюлыклы ил” Илкүләм фонды белән берлектә аның оештыручысы булып тора.