Кама буе регионында экологик флэшмоб Подборное күле янында өмә белән башланып китте

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Подборное ярларын чистартырга һәм вакытны актив уздырырга. “Чүп.Бүтән.Юк – Яр Чаллы” («Мусора.Больше.Нет - Набережные Челны») хәрәкәтендә катнашучылар Подборное күле буена өмәгә шундый позитив кәеф белән чыкты. Иреклеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белән берлектә сулыкның яр зонасын калдыклардан чистарттылар. Җыештыру барышында чалылылар чүп-чарны сортларга аерды, аны икенчел эшкәртүгә җибәрделәр. Әлеге табигать саклау акциясе Татарстанның Кама буе регионында экологик флэшмобка старт булды. Кама буе идарәсе хезмәткәре Владимир Музафаров сүзләре буенча, мероприятиенең максаты булып халыкның игътибарын табигый ресурсларны саклау мәсьәләләренә җәлеп итү тора. Экологик флэшмобта катнашучы һәркем үзлегеннән табигать саклау акциясе үткәрергә яки киләсе өмәгә кимендә ике дустын алып килергә тиеш. Шулай итеп, иреклеләр саны арта барачак, ә табигый мохиттә чүп күләме кимиячәк. Чистарту буенча акцияләр Яр Чаллыда һәр шимбәдә үткәреләчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International