Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсенә Түбән Камада яшәүчеләрдән мөрәҗәгать керде. Дача ияләре, су саклау зонасында рабица челтәрдән койма куеп, андагы күлгә һәм башка бакчачылык ширкәтләренә ирекле үтүне чикләгән күршеләренә шикаять белдерә. Чыгып тикшерү барышында инспекторлар РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.12.1 маддәсе буенча беркетмә төзеделәр: Гомуми файдаланудагы су объекты янына һәм аның яр буена гражданнарның ирекле үтү мөмкинлеген тәэмин итү шартын сакламау. Койма куйган кишәрлек иясенә койманы иң кыска срокларда сүтү турында күрсәтмә бирелде.
Икенче кат чыгып тикшерү барышында инспекторлар закон бозуның төзәтелгәнен билгеләделәр.
Исегезгә төшерәбез, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында республика иҗтимагый экологик кабулияте эшли. Табигать саклау өлкәсендә закон бозуның бөтен фактлары турында хәбәр итәргә мөмкин:
- кайнар линия телефоны буенча (843)267-68-67;
- электрон почта буенча eco.signal@tatar.ru;
- интернет-кабулияткә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- өстәмә элемтә каналлары WhatsApp һәм Telegram буенча +79872169779 номерына;
- «Халык контроле» системасына «Экология» категориясендә;
- «Мәктәп эко-патруле» мобиль кушымтасы буенча.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте