Яңа уку елында – ЭКОчараларга зур игътибар. Балаларга экологик тәрбия бирү алымнарын Минзәлә педагоглары район семинары кысаларында өйрәнде

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Яңа уку елына ЭКОчаралар планын эшләү һәм коллегалар белән тәҗрибә уртаклашу. Шундый максат белән Минзәләдә районның барлык белем бирү учреждениеләре педагоглары җыелды. Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында “Заманча белем бирү: яңа таләпләр, яңа мөмкинлекләр, яңа җаваплылык” педагогик семинары узды. Педагогларга Минзәлә укучыларының нинди табигать саклау мероприятиеләрендә катнаша алуы турында экологлар сөйләде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенең әйдәп баручы белгече Владимир Музафаров 1 сентябрьдән Татарстанда “Мәктәп эко-патруле” республика конкурсының яңа этабы старт алачагын әйтте. Катнашу өчен телефонга “Мәктәп эко-патруле” мобиль кушымтасын урнаштырырга кирәк, аның ярдәмендә законсыз чүплекләр урнашкан урын турында фото яки видеохәбәрне Татарстан Экология министрлыгы инспекторларына җибәреп була. Актив һәм оператив эш өчен укучылар балл ала.Ел йомгаклары буенча иң күп балл җыючыларга кыйммәтле призлар һәм бүләкләр бирелә. Татарстан Экология министрлыгы белгече конкурсның экологик тәрбия бирүнең бер алымы булып торганын билгеләп үтте. Яшүсмерләрнең экологик культурасы формалашуга шулай ук табигатькә экскурсияләр, экологик олимпиадалар, интерактив уеннар һәм табигать саклау акцияләре дә уңай йогынты ясый.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International