Татарстанда табигатькә 11 миллион сумнан артыклык зыян китергән “кара казучылар” тотылды

2017 елның 28 августы, дүшәмбе

Ришвәтчелек фактларын ачыклау һәм туктату буенча эштә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, республика ЭЭМның Икътисадый иминлек һәм ришвәтчелеккә каршы тору идарәсе һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре берләште. Әле бу ел башында ук экологлар хәбәре буенча полицейскийлар файдалы казылмаларны законсыз чыгару белән шөгыльләнә торган затлар төркемен тоткан иде. Комны рөхсәт документларыннан башка гына чыгарганнар – якынча зыян 11 млн сумнан артык. Полиция һәм Экология министрлыгы хезмәткәрләренең оператив тикшерү мероприятиеләре төркемдә ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының элекке хезмәткәре булганлыгын, аның җинаятьтә шикләнелүчеләрне дәүләт органнары тарафыннан булачак тикшерүләр турында алдан кисәтеп торганлыгын ачыкларга мөмкинлек бирде. Ул республика Экология министрлыгы хезмәткәренә берничә мәртәбә акча биргән, анысы, үз чиратында, булачак рейдлар турында хәбәр итеп торган.

Әлеге фактлар буенча шикләнелүчеләргә карата РФ ҖКның 158 ст. 4 өлеше (“Урлау”), 246 ст. (“Эш башкарганда әйләнә-тирә мохитне саклау кагыйдәләрен бозу”), 291 ст. 4 өлешендә (“Ришвәт бирү”) каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Шулай ук ведомствоның элекке хезмәткәренә карата да РФ ҖКның 158 ст. 4 өлешендә (“Урлау”), 291.1 ст. 3 өлешендә (“Ришвәтчелектә арадашлык итү”) каралган җинаять билгеләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Моннан тыш, ТР Экология министрлыгы хезмәткәренең гамәлләрендә Россия Федерациясе Җинаять кодексының 33 ст. 5п., 158 ст. 4 өлешендә (“Урлау”), 290 ст. 5 өлешендә (“Ришвәт алу”) каралган җинаять билгеләре табылды.

Ришвәтчелек фактларын туктату һәм булдырмый калу максатында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында ришвәтчелеккә каршы программа гамәлгә ашырыла.

Министрлыкның вазыйфаи затлары арасында ришвәтчелек фактлары турында түбәндәге юллар белән хәбәр итәргә мөмкин:

- “ышаныч телефоны” буенча 264-34-69;

- eco-antikor@mail.ru электрон почтасына;

- Министрлыкның интернет-кабулияте аша;

- “Ришвәтчелек фактлары турында гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен тартма”га (Министрлык бинасының 1 этажында);

- почта аша 420049, Казан ш., Павлюхин ур, й. 75 адресына җибәреп;

- Министрлык җитәкчелегенең шәхси кабул итүләре (шул исәптән күчмә һәм видео кабул итүләр) барышында.

ТР буенча ЭЭМ матбугат хезмәте материаллары буенча

ТР ЭТБМ мабугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International