Татарстанның 18 - 27 яшьлек яшьләре Россиядә Экология елына багышланган “Яшьләр планетаның киләчәге өчен җаваплы” дигән Бөтенроссия кыска метражлы фильмнар конкурсында катнаша ала. Оештыручысы булып Perkon Productions, Россия Федерациясе Мәдәнит министрлыгы һәм Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы ярдәме белән «Синергия» университеты тора.
Татарстан, Самара өлкәсе һәм Ханты-Мансийск автономияле округы. Өч регион “чүплекләрнең интерактив картасы” акциясенең иң актив катнашучылары булып чыкты. Акция чүплекләр һәм чүп өемнәре турында мәгълүматны махсус сайтта хәбәр итүдән гыйбарәт. Бу эшкә иҗтимагый оешмаларның волонтерлары һәм Россиянең битараф булмаган гадәти гражданнары кушылды. Табигать саклау буенча дәүләт инспекторлары алынган хәбәрләр буенча рейдлар оештырды. Закон бозуларның күбесен ликвидацияләнде.
Табигать турында шигырләр, хайваннар сурәтләре һәм балалар өчен экологик кагыйдәләр. Экология елы сайтында «ЭкоАзбука для эколят» китабының электрон версиясе барлыкка килде. Укыту-мәгърифәт әсбабын «Экологик мәгарифкә булышлык региональ оешмасы» дәүләтнеке булмаган өстәмә һөнәри белем бирү мәгариф учреждениесе белгечләре Любовь Моргунова җитәкчелегендә эшләгәннәр.
Лениногорскиның «Идея Юго-Восток» инновацион-җитештерү технопаркы табигать саклау өлкәсендә закон бозуның берьюлы җиде факты буенча гаепле дип танылды. Тиешле карарны Татарстан Республикасының Югары суды чыгарды. Технопарк участогында экологик закон бозулар Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан апрель аенда санитар-экологик икеайлык кысаларында ачыкланган иде.
ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә химик матдәләрнең начар исе турында хәбәр керде. Яр Чаллы кешеләре Төзелеш урамындагы предприятиеләрнең берсеннән зарлана. Атмосфера һавасы анализын лаборатор тикшерүләр ис чыганагын ачыклау мөмкинлеге бирде.
Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы атмосфера һавасы, су объектлары һәм туфрак өчен пычраткыч матдәләр характеристикалары белешмәлекләрен бастырып чыгарды. Белешмәлекләргә “Аларга карата әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт җайга салуы кулланыла торган пычраткыч матдәләрнең тулы исемлеге”ндәге пычраткыч матдәләрнең характеристикалары кертелгән.
Бүген Казанда “Татарстанда нефть эшкәртү һәм нефть-газ химиясе” I халыкара конференциясе үз эшен башлады. Чара «Нижнекамскнефтехим» ГАҖнең 50 еллыгына багышланган 24нче Татарстан нефть-газ-химия форумы уңаеннан үткәрелә. Конференциядә катнашучыларга һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев мөрәҗәгать итте. Ул бөтен «Нижнекамскнефтехим» коллективын юбилей белән котлады һәм оешманың Россиякүләм һәм халыкара аренада Татарстанның йөзе булып торуын билгеләде.
Бүген Татарстан “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенә кушылды. Күп кеше катнашындагы бу чара республикада “Зәңгәр күлләр” аеруча саклана торган табигать территориясендә узды. “Өмәләр – күптәнге традиция, әмма Татарстанда алар аерым үзенчәлеккә ия, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев.
Экологик дәресләр, Казан зоопаркына һәм Идел-Кама тыюлыгына экскурсияләр, агачлар утырту һәм макулатура җыю. Әлеге һәм башка табигать саклау чаралары уку елы дәвамында Казанның 3нче гимназиясенең 1 “а” сыйныфында уздырылачак. Белем көнендә гимназиядә экологик класс ачылды.
Татарстанда сентябрьдә берьюлы ике эре табигать саклау чарасы старт ала. 2 сентябрьдә республика “Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсенә кушылачак. Акция республика территориясендә инде бишенче мәртәбә үткәрелә һәм сентябрь ае буена дәвам итәчәк. Чарага старт Казанда “Зәңгәр күлләр” аеруча саклана торган табигый территориясендә биреләчәк. Мероприятиенең максаты – Россия Федерациясе шәһәрләрендә һәм торак пунктларында экологик шартларны яхшырту, халыкн