“Кара” казучыларга карата җинаять эше кузгатылды. Комны законсыз чыгаруны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Апас районындагы рейд барышында ачыклады. Экологлар Азбаба авылында, гидравлик экскаватор һәм йөк үзбушаткычы кулланып, лицензиясез генә ком чыгаруларын ачыклады. Урланганның гомуми күләме 462 м3 тәшкил итә, мәйданы – 154 м2, җир асты байлыкларын алу тирәнлеге – 3 м. Шулай итеп казучылар табигый ресурсларга 78 540 сумлык зыян китергән. Әлеге факт табигать саклау законнарын РФ Административ хокук бозулар кодексының 1ө. 7.3 ст. (“Җир асты байлыкларыннан җир асты байлыкларыннан файдалануга лицензиясез файдалану) буенча бозу булып тора. Моннан тыш, “кара” казучылар РФ ҖКның 1ө. 158 ст. бозганнар (“Чит мөлкәтне урлау, ягъни яшерен рәвештә үзләштерү”). Җинаять эше кузгатылды. Комны законсыз чыгаручы затны Идел аръягы идарәсе инспекторлары Россия ЭЭМның Апас районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә җаваплылыкка тартачаклар.
ТР ЭТБМ мабугат хезмәте