“Федераль аеруча саклана торган табигый территориянең иң яхшы инспекторы” конкурсында катнашуга заявкалар кабул ителә, аның оештыручысы булып “Тыюлыклы ил” Илкүләм фонды белән берлектә Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тора. Дәүләт табигый тыюлыкларының һәм милли паркларының сак бүлекләренең тыюлыклар системасында 5 елдан ким эшләмәгән хезмәткәрләре катнаша ала.
Конкурс 4 номинация буенча үткәрелә:
- «Бүре басучы» («Волкодав») (браконьерлык һәм бүтән төр закон бозулар белән көрәш бенча аеруча әһәмиятле нәтиҗәләргә ирешкән дәүләт инспекторларын ачыклау һәм бүләкләү);
- «Ел эше» («Дело года») (табигать законнарын бозуның аеруча шаккатыргыч фактлары ачыкланып, гаепле затлары җаваплылыкка тартылу аларның уңышлы гамәлләре нәтиҗәсе булган дәүләт инспекторларын бүләкләү);
- «Тәҗрибәле хезмәткәр» («Старый служака») (бу аеруча саклана торган табигый территориядә 10 елдан ким эшләмәгән һәм инспекторлык эшендә югары нәтиҗәләргә ия булган дәүләт инспекторларын бүләкләү);
- «Кош очышы буенча күренә…» («Птицу видно по полету…») (заявка бирү вакытына яше 30дан артмаган, инспекторлык эшендә югары нәтиҗәләр күрсәткән дәүләт инспекторларын бүләкләү).
Катнашу өчен заявканы 30 августка кадәр электрон адреска җибәрергә кирәк: ohrana_OOPT@mail.ru. Заявкада түбәндәге мәгълүматларны күрсәтергә кирәк:
- фамилия, исем, отчество;
- туган ел;
- вазыйфа;
- белем, белгечлек (диплом буенча, әгәр ул булса);
- тыюлыкта эшли бшлаган ел, шул исәптән били торган вазыйфада;
- курслар, квалификация күтәрү семинарлары узу (аларның темалары);
- заявка бирелә торган номинация.
Конкурс йомгаклары бу елның сентябрь башында ясалачак. Федераль аеруча саклана торган табигый территорияләрнең иң яхшы инспекторларының исемнәрен 2017 елның 29 сентябрендә атаячаклар.
Конкурсның нигезләмәсе белән оештыручының сайтында танышырга мөмкин: http://www.mnr.gov.ru/activities/best_inspector.php
ТР ЭТБМ мабугат хезмәте