Кар барсына якынаю. Казанда балалар өчен экологик бәйрәм узды

2017 елның 30 августы, чәршәмбе

Яңа белемнәр, иҗади уеннар һәм актив ял. Горький паркында бүген балалар өчен экологик бәйрәм узды, анда 1000нән артык кеше катнашты. Балалар өчен белем бирү-танып белү чарасын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “Россиянең Студентлар Отрядлары” Татарстан региональ бүлекчәсе һәм “Чиста булыр” яшьләр иҗтимагый экологик хәрәкәте белән берлектә үткәрде. Мероприятиедә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Радик Гайнетдинов чыгыш ясады. Ул барлык кунакларны Республика көне белән котлады һәм бу мероприятиенең Татарстан символын – кар барсын популярлаштыруга юнәлтелгәнен әйтте, шуңа күрә барлык интерактив мәйданчыклар Кызыл китапка кертелгән бу хайванга багышланган. Балалар интеллектуаль уеннар барышында кар барсы һәм бүтән сирәк хайваннар турында кызыклы мәгълүматлар ачыкладылар. Туган республиканың табигате турында үз белемнәрен балалар экологик викторинада күрсәттеләр. ЭКОбәйрәмдә балалар чүп-чарны сортларга аерырга өйрәнде. Иң нәни катнашучылар кәгазьдән хайваннар ясау буенча мастер-класс алдылар, аквагрим зонасында, контактлы зоопаркта булдылар һәм кар барсы турында мультфильм карадылар. Балалар арасында түбәндәге номинацияләр буенча рәсем конкурсы аеруча зур кызыксыну уятты: “Татарстан Республикасы символын – Кар Барсын яса”, “Туган як экологиясе”, “Минем йорт табигате”, “Яраткан җәнлегем”, “Табигать рухы”. “Чиста булыр” хәрәкәте җитәкчесе Диләрә Сатикова билгеләп үткәнчә, инде Алабугада, Түбән Камада, Зәйдә һәм Яр Чаллыда үткәрелгән ЭКОбәйрәмнәрдә яшь рәссамнар мәйданчыклары аеруча популяр булды. Балалар бик матур һәм оригиналь рәсемнәр ясый, шуңа күрә аларның иҗади эшләрен бәяләү кыен булачак. Диләрә Сатикова әйтүенчә, балаларның иң матур рәсемнәре, шулай ук “Табигатькә хат”, “Мин яраткан урын”, “Татарстан табигате” темаларына иң яхшы эссе авторлары ел ахырында барлык ЭКОбәйрәмнәр нәтиҗәләре буенча билгеләнәчәк.

Балалар өчен экологик бәйрәм Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында уздырыла. 2 сентябрьдә балалар өчен белем бирү-танып белү чарасы Әлмәттә узачак.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International