Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм оешмалары 2017 елның 26-27 сентябрендә уза торган “ТУЗАНГАЗЧИСТАРТУ-2017” («ПЫЛЕГАЗООЧИСТКА-2017») Унынчы Халыкара конференциясендә катнаша ала. Мероприятиедә катнашу өчен, заявка язарга һәм оештыру комитетының электрон почтадагы адресына җибәрергә кирәк: admin@intecheco.ru.
«ТУЗАНГАЗЧИСТАРТУ-2017» Унынчы Халыкара конференциясе сәнәгатьтә заманча технологияләр, җиһазлар белән һәм газ чистарту җайланмаларын модернизацияләү тәҗрибәсе белән танышырга мөмкинлек бирәчәк. Ел саен конференциядә металлургия, энергетика предприятиеләренең, сәнәгатьнең цемент, целлюлоза-кәгазь, нефть-газ, химия һәм башка тармакларының, инжиниринг һәм сервис компанияләренең, инситутларның һәм Россия, Германия, АКШ, Бөекбритания, Чехия һәм дөньяның башка илләренең әйдәп баручы газ чистарту җиһазлары җитештерүчеләренең 140тан 230га кадәр делегаты катнаша. Конференциядә катнашучылар өчен нәтиҗәле технологияләр һәм зарарлы матдәләрне тотып калу һәм зарарсызлау өчен җиһазлар күргәзмәсе оештырылачак, анда үзләренең инновацион газ-тузан чистарту җиһазларын күрсәтү мөмкинлеге бар.
«ТУЗАНГАЗЧИСТАРТУ-2017» Унынчы Халыкара конференциясенең тематикасы һәм программасы белән мероприятиене оештыручының сайтында танышырга мөмкин: www.intecheco.ru.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте