Бүген Казанда йөгереш көне - “Милләтләр кроссы-2017” узды. Массакүләм спорт чарасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы командасы министр Фәрит Габделганиев җитәкчелегендә катнашты. “Бу гади спорт чарасы гына түгел, ә социаль әһәмиятле чара. Үз үрнәгебездә без сәламәт тормыш рәвешен һәм спорт һәм физкультурага тартылуны пропагандалыйбыз. Ә сәламәтлек һәм экология төшенчәләре – аерылгысыз”,- диде министр.
Йөгереш Үзәк стадион янәшәсендәге мәйданчыкта старт алды. Иң күп кеше 1 км озынлыктагы йөгерештә булды, 20 меңнән артык катнашучы җыелды, алар арасында төрле яшьтәге һәм спорт ягыннан төрле әзерлекле кешеләр бар иде.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте