Аеруча саклана торган табигый территорияләр буенча Бөтенроссия форумы Сочида “Табигатьне йөз ел саклыйбыз!” девизы астында узачак

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

“Табигатьне йөз ел саклыйбыз!” Шундый девиз астында 2017 елның 29 сентябреннән 1 октябренә кадәр Сочида аеруча саклана торган табигый территорияләр буенча Бөтенроссия форумы узачак. Чараның оештыручысы булып Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тора. Россия тыюлыклар системасының 100-яшьлек юбилее елында форум хисап чарасы да булып торачак, анда Аеруча саклана торган табигый территорияләр елының арадаш йомгаклары ясалачак, форум Россиянең аеруча саклана торган табигый территорияләрен үстерү буенча киләчәккә планнар эшләү һәм фикер алышу өчен мәйданчык та булачак. Катнашучылар браконьерлык белән көрәш, аеруча саклана торган табигый территорияләрдә танып-белүле туризм, сирәк төрләрне саклау, яшь натуралистлар хәрәкәтен үстерү һәм башка темалар турында фикер алышачаклар.

Чарада Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм аның карамагындагы бөтен профильле ведомстволарның җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, Россиянең аеруча саклана торган табигый территорияләре вәкилләре, экологик иҗтимагый оешмалар вәкилләре, илнең бөтен почмакларыннан экоактивистлар һәм волонтерлар катнашачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International