“Яшел Россия” акциясе кысаларында Татарстанда 200дән артык өмә узды

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

“Яшел Россия” акциясенә меңләгән татарстанлы кушылды. Бөтенроссия күләмендәге акция 2 сентябрьдә старт алды. Бүгенге көнгә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында 200дән артык өмә уздырылды. “Татарстанда мондый форматтагы акцияләр һәрвакыт киң колач белән уза, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Республикада яшәүчеләр үз урамнарын, ишегалларын, мәктәп яны участокларын генераль җыештыруга теләп кушылалар. Яр буйларында, урманнарда һәм аеруча саклана торган табигый территорияләрдә шактый санда өмәләр узды. Бу гражданнарның табигатькә мөнәсәбәте битараф булмавын күрсәтә. Олылар табигатькә сакчыл мөнәсәбәтне үзләренең шәхси үрнәге белән бирә, яшьләрдә экологик культура һәм хезмәт культурасы тәрбиялиләр. Һәм ышанып әйтеп була: туган районы, шәһәре, республикасының чисталыгы өчен көрәш алып бара торган укучыларда һәм студентларда социаль җаваплылык формалаша”. Чишмәләр территориясендә тәртип урнаштыруга аерым игътибар бирелә – шәһәр һәм районнарда чишмә чыганакларын чүп-чардан һәм чыбык-чабыктан чистарталар, территорияләрне төзекләндерәләр. Табигать саклау буенча масштаблы чараларда дәүләт структуралары вәкилләре һәм иҗтимагый берләшмәләр активистлары катнаша.

Иртәгә, 15 сентябрьдә, Бөтенроссия экологик өмәсенә Баулы кешеләре кушыла. Территорияләрне чистартырга мәктәп укучылары, предприятиеләр һәм оешмалар хезмәткәрләре чыгачак. Алар чишмәләр янын тәртипкә китерәчәк, куаклар һәм агачлар утыртачак. Татарстанда акция сентябрь азагына кадәр дәвам итә.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International