«Иделне саклау һәм тәртипкә кертү буенча фикер алышу өчен уникаль мәйданчык». Казанда Федераль су ресурслары агентлыгының Түбән Идел бассейн округы Бассейн советы утырышы узды

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Татарстанда өйрәнерлек һәм үзләштерерлек үрнәк бар. Башка регионнар да Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы үрнәгендә эшләргә тиеш, дип саный Түбән Идел бассейны су идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков. Бүген Казанда Түбән Идел Бассейн советының XVIII утырышы узды. Төп темаларның берсе – Идел елгасын тәртипкә кертү. РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сибагатуллин әлеге мәсьәләнең Россиянең барлык регионнары өчен дә мөһим булып торуын һәм Экология елында яхшы юнәлеш алынуын билгеләп үтте. “Татарстанда Иделне саклау һәм рациональ файдалану, елганы тәртипкә салу һәм сыйфатын яхшырту буенча чаралар комплексы эшләнә, - диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. – Тискәре йогынты ясый торган объектларга инвентаризация үткәрелә. Без су объектларының сыйфатын, республикада яшәүчеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча чараларны гамәлгә ашырырга әзерлекне белдерәбез”.

“Татарстанда уңай динамика күзәтелә. Республика барлык сорауларны хәл итүдә пионер булып тора, лидерлык позицияләре республикада калыр дип уйлыйм”, - дип фаразлары белән уртаклашты Быков. Ул су объектына тискәре йогынтыны киметү буенча проектларны, аерым алганда, агызып чыгарыла торган суларның сыйфатын контрольдә тоту буенча проектны уңышлы дип бәяләде.

Бассейн советы - Иделне саклау һәм тәртипкә кертү буенча фикер алышу өчен уникаль мәйданчык дип саныйлар мероприятиедә катнашучылар. Татарстанда Иделнең түбәнге өлеше идарәләренең җитәкчеләре җыелды. Бүген киләчәктә уртак мероприятиеләрне гамәлгә ашыру буенча чыгышлар һәм тәкъдимнәр тыңланды. Озакламый федераль проектны тормышка ашыру башлана. “Беренче чиратта, су агымын чистарту, чистарту корылмаларын камилләштерү һәм модернизацияләү турында сүз бара, - диде министр Ф. Габделганиев. – Бездә эре сәнәгать предприятиеләрендә быел, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителгән елда тормышка ашырылган уңай үрнәкләр бар”.

Белешмә өчен: Быел Татарстанда гомуми озынлыгы 2262,4 км булган 17 су объектында су саклау зоналарының һәм яр буе саклык полосаларының чикләрен билгеләү буенча эшләр алып барыла, махсус мәгълүмат билгеләре урнаштырыла. Гомуми озынлыгы 6,097 км булган участокта ике елганың елга юлын чистарту һәм турайту башкарыла (Алабуга районы Колосовка т.п. янында Танайка елгасы, Лаеш районының Егорьево авылы янында Брысса елгасы). Шулай ук бу елда 16 гидротехник корылмага капиталь ремонт ясала.

2018 елда су объектларының Куйбышев сусаклагычы сулары белән эшкәртелү процессында җимерелгән ярларын ныгыту буенча берничә проектны томышка ашыру планлаштырыла. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә, Алабуга һәм Лаеш районнарында яр ныгыту корылмаларының капиталь төзелеш объектлары буенча материаллар әзерләү бара.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International