Әйләнә-тирә мохит торышын күзәтү буенча территориаль система эшен тәэмин итү, Татарстанда атмосфера һавасы пычрануны җыелма исәпләүләр системасын тормышка ашыру, Татарстан экологлары эшендә матди-техник база һәм мәгълүмати технологияләр – әлеге һәм башка темалар турында бүген Татарстан экология министры Фәрит Габделганиев һәм Чиләбе өлкәсенең экология министры Ирина Гладкова фикер алышты. Татарстан Республиксының әйләнә-тирә мохитне күзәтүләрнең территориаль системасы Чиләбе табигать саклау ведомствосы җитәкчесендә аеруча зур кызыксыну уятты. “Республика әйләнә-тирә мохитен күзәтүләрнең бу системасы 8 заманча стационар экоаналитик лабораториядән, атмосфера һавасы пычрануны контрольдә тотуның 16 автомат станциясеннән, 6 күчмә экологик лабораториядән, «Фламинго» экологик-аналитик патруль судносыннан һәм 3 катердан тора. Ул атмосфера һавасы, туфраклар, су объектлары торышын күзәтүне үз эченә ала. Атмосфера һавасы торышын күзәтү республикада 123 ноктада елга 2 млн.нан артык, шул исәптән берничә пычраткыч матдә буенча анализ ясап гамәлгә ашырыла, контроль автомат режимда өзлексез алып барыла”, - диде Фәрит Габделганиев. Чиләбе өлкәсе министры Ирина Гладкова эшлекле визит кысаларында әйләнә-тирә мохит мониторингының күчмә һәм стационар постлары эше белән, беренче чиратта, Россия һәм Татарстандагы беренче хромато-масс-спектрометрик комплекс белән җиһазланган күчмә лаборатория белән танышты, ул комплекс атмосфера һавасында 100 меңнән артык пычраткыч күрсәткечен билгеләргә мөмкинлек бирә. Комплекс атмосфера һавасында 43 пычраткыч матдәнең микъдарен, шулай ук 100 меңнән артык пычраткыч күрсәткечләренең сыйфат анализын ясарга мөмкинлек бирә.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте