Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев Kazan Legal 2017 Халыкара юридик форумы кысасындагы “Экология елы: дәүләт экологик сәясәтенең яңа векторлары һәм экология өлкәсендәге законнарны модернизацияләү” сессиясе эшендә катнаша. Түбәндәге мәсьәләләр карала:
- Климатны җайга салып тору һәм парник газлары чыгармалары: гомуми иминлекме әллә бизнес өчен авыр йөкме?
- Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты өчен түләү һәм табигать саклау эшчәнлеген икътисадый стимуллаштыру өчен аның мөмкинлекләре.
- Бизнесның экологик куркынычларын ничек киметергә?
- Бизнес һәм дәүләт диалогы – компромисслар эзләү һәм мәнфәгатьләр балансы.
- Экологик зарарны кайтару - әйләнә-тирә мохитнең уңайлы шартларын тәэмин итү буенча чаралар системасында.
- Сәнәгать предприятиесенең экологик куркынычсызлыгы һәм җитештерү инфраструктурасының баланслы үсеше.
- Экологик бәхәсләрне судта чишү: актуаль мәсьәләләр һәм якындагы перспективалар.
- Калдыклар белән экологик куркынычсыз эш итү индустриясен үстерү.
Министр Фәрит Габделганиев “Субъектларның һәм Татарстан Республикасы дәүләт башкарма хакимияте органнарының әйләнә-тирә мохитне саклау мәнфәгатьләрендә үзара эш итүе” доклады белән чыгыш ясады. Ул Россия Федерациясендә Экология елы, ә Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы дип игълан ителгән агымдагы елда әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү буенча дәүләт сәясәтенең дәвам итүен билгеләп үтте. Татарстан Республикасында нәтиҗәле экологик иминлек гомуми региональ продуктның өзлексез үсеше барышында тәэмин ителә. Әйләнә-тирә мохит торышына оештырылган территориаль күзәтү системасы дөрес мәгълүматны оператив алуны тәэмин итә һәм экологик мониторинг системасының мөһим элементы булып локаль күзәтү системалары тора, беренче чиратта, иң эре сәнәгать предприятиеләренеке. Татарстан Республикасы предприятиеләрендә һәм оешмаларында экологик сәясәтне тормышка ашыруның бер алымы булып табигый ресусларны рациональ файдалану һәм әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынтыны киметү тора. Министр предприятиеләрдә алдынгы технологияләр кертелүен һәм парник газлары чыгармаларын киметү мөмкинлеге бирә торган чаралар эшләнүен аерып әйтте. Фәрит Габделганиев сүзләренчә, күчмә чыганаклардан пычраткыч матдәләр, шул исәптән парник газлары чыгаруның кимүенә автомобильләрне мотор ягулыкларының экологик чиста төрләренә, барыннан да бигрәк – кысылган табигый газга күчерү ярдәм итә.
Kazan Legal Халыкара форумы Казанда 16 сентябрьгә кадәр барачак.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте