“Яшел Россия” Бөтенроссия экологик өмәсе Мамадышта узды. Акциягә 100дән артык кеше кушылды: Мамадыш муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты, Мамадыш шәһәре башкарма комитеты хезмәткәрләре, бюджет оешмалары хезмәт коллективлары. Активистлар өч сәгать эчендә Нокрәт елгасының М-7 трассасындагы яр территориясен көнкүреш калдыкларыннан чистартты. Бер «КамАЗ» чүп җыйдылар.
Тәтеш районының Пролей-Каша авылында яшәүчеләр “Яшел Россия” акциясенә кушылдылар. Идел яр буен пластик шешәләрдән, пыяла савытлардан һәм ял итүчеләр тарафыннан калдырылган бүтән төр көнкүреш калдыкларыннан чистарттылар.
“Минем кече ватаным: табигать, мәдәният, этнос” Бөтенроссия конкурсының шәһәр этабында катнашуга заявкалар кабул ителә башлады.
Конкурсның оештыручылары булып экологик профильле оешмалар белән берлектә Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге тора. Казан белем бирү оешмаларының үзләренең кече ватанының табигый һәм мәдәни мирасын өйрәнү һәм саклау белән кызыксынучы 12дән 18гә кадәр яшьтәге укучылары катнаша ала.
“Безнең табигать” («Наша природа») халык контроле системасы федераль мәгълүмат системасы статусы алды. Тиешле карарны Хөкүмәт Рәисе Дмитрий Медведев имзалады. Әлеге система Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы тарафыннан иҗтимагый контроль, актуаль мәсьәләләр мониторингы, халык фикерен өйрәнү һәм ике яклы элемтә булдыруның нәтиҗәле механизмын булдыру максатында эшләнгән.
2нче октябрьдән Бөтенроссия яшь әйләнә-тирә мохитне өйрәнүчеләр конкурсының шәһәр этабында катнашуга заявкалар кабул итү башлана. Конкурс Казан шәһәре Мәгариф идарәсе, Шәһәр балалар экология-биология үзәге тарафыннан экологик профильле оешмалар белән берлектә үткәрелә. Казан белем бирү учреждениеләренең 12дән 18гә кадәр яшьтәге укучылары катнаша ала.
Кайбыч районында законсыз карьер таптылар. Олы Кайбыч авылында каты көнкүреш калдыклары полигоны янәшәсендәге территориядә экскаваторлар җир асты байлыклары чыгара. Тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары гомумтаралган файдалы казылмаларның (карбонатлы токымнар һәм балчык) тиешле лицензиясез чыгарылуын ачыклады.
Түгәрәк өстәл янында очрашу, интеллектуаль экологик уеннар һәм мастер-класслар. Кырымның һәм Татарстанның ЭКО волонтерлары тәҗрибә һәм белем уртаклаша. Бу көннәрдә Татарстан Республикасының “ЧистаБулыр” яшьләр экологик хәрәкәте активистлары визит белән Кырымда. Ике республика арасында үзара экологик хезмәттәшлеккә старт быел яз көне Казанда бирелгән иде.
Су объектларына чыгарыла торган агынтылар сыйфатына Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белгечләре тарафыннан даими контроль алып барыла. Төньяк территориаль идарә инспекторлары тарафыннан бу ел башында Шушма елгасында агынтыларның пробасы алынган иде.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы файдаланылган химик ток чыганакларын (батарейкаларны) җыю өчен контейнерлар кую һәм аларны утильләштерү буенча проект әзерли, бу куркыныч калдыкларның каты көнкүреш калдыклары полигонына эләгүен киметергә мөмкинлек бирәчәк.
7 октябрьдә Татарстанда “Мәктәп экопатруле” III республика конкурсына йомгак ясаячаклар. Быелгы катнашучылар арасында 1000нән артык балл җыючылар бар. Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Чирмешән, Спас һәм Ютазы районнары укучылары аеруча зур активлык күрсәтте.