Тау токымнары нәрсәләрдән тора? Нәрсә ул минераллар? Бүген Татарстандагы беренче экологик сыйныф укучылары “Казан Кремле” музей-тыюлыгының Табигый тарих музеенда булдылар. Табигать турында күчмә дәресне Татарстан Экология министрлыгының экологик белем бирү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара эш итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Елена Гильмизянова үткәрде. “Балалар өчен мероприятиеләр аларның яшен исәпкә алып оештырыла. Беренче сыйныфта катлаулы табигый процессларны үзләштерү кыен, әмма балаларда дөньяга экологик караш һәм культура инде шушы яшьтән үк формалаша. Нәкъ менә шуңа күрә бүген безнең бурыч – укучыларның әйләнә-тирә мохит турында белемнәрен күтәрү. Мәктәп елларында ук кешегә экологик грамоталылык нигезләрен салу һәм табигатькә карата сакчыл мөнәсәбәткә өйрәтү мөһим”. Бүген беренче сыйныф укучылары Җирнең геологик тарихын өйрәнде, минералларның уникаль коллекциясе белән таныштылар, палеонтологик казу эшләрендә катнаштылар, динозаврлар турында мультфильмнар карадылар. Планда –Казан зоопаркына, Идел-Кама тыюлыгына бару, аларда экология буенча гамәли чаралар узачак.
“Беренче экологик класс” проекты Татарстанда 1нче сентябрьдән Казан шәһәренең 3нче гимназиясе базасында старт алды. Ул Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында тормышка ашырыла.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте