Аксубай районында экология мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды

2017 елның 18 сентябре, дүшәмбе

Калдыкларны эшкәртү һәм утильләштерү, атмосфера һавасының пычрануы һәм Сөлчә елгасы юлын турайтуны дәвам итү. Аксубай районында гражданнарны кабул итү барышында шул һәм башка мәсьәләләр турында сүз барды. Район кешеләре белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов очрашты: “Әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренең Аксубай районы кешеләрен битараф калдырмавы куандыра”. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча аңлатулар бирелде. Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары шулай ук халыкка уңайлы булсын өчен Республика иҗтимагый экологик кабулияте эшләве турында әйтте. Табигать саклау өлкәсендә закон бозуларның барлык фактлары турында (гомумтаралган файдалы казылмаларны законсыз чыгару, санкциясез чүплек, су объекты янына үтү мөмкинлеген чикләү, сулыкка, туфракка пычраткыч матдәләр агызып чыгару, атмосфера һавасын пычрату турында) хәбәр итәргә мөмкин:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасына;

- интернет-кабулияттә http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram  өстәмә элемтә каналлары буенча +79872169779 номерына;

- “Халык контроле” системасында «Экология» категориясенә;

- «Мәктәп эко-патруле» мобиль кушымтасы буенча.

Рөстәм Камалов бистәдәге биологик чистарту корылмалары эше белән танышты.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International