Тыюлык территорияләрендә экологик-мәгърифәти эш алып баруның заманча формалары һәм алымнары, культуралы ландшафтларны саклау, җирле халык белән хезмәттәшлек. Бу мәсьәләләрне бүген аеруча саклана торган табигать территорияләрендә экологик мәгърифәт мәсьәләләре буенча “Тыюлык территорияләре –гомуми җаваплылык һәм кайгырту” Бөтенроссия киңәшмә-конференциясенең пленар утырышында карадылар.
«Чиста караш». Бүген Казанда Яшьләрнең 5нче Ачык республика социаль экологик реклама конкурсына йомгак ясадылар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган конкурсның быелгысы юбилей - 5нче конкурс. Жюри хөкеменә табигатьне сакларга өндәгән 1300дән артык эш тәкъдим ителде. Атмосфера һавасын, су ресурсларын саклау, урманнарга сакчыл мөнәсәбәт, тирә-юньдә чисталыкны саклау мәсьәләләре, Россия табигатенең матурлыгы һәм экологиягә кагылышлы башка темалар социаль плакатларда, фотографияләрдә, видеороликларда һәм фильмнарда чагылдырылган.
Кар барсын саклау буенча дәрес бүген Казанның 3нче гимназиясе базасында үтте. Республиканың беренче экологик сыйныфы укучыларының сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы “Татмедиа” җитәкчесе Айрат Зарипов, Казан шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин җавап бирде.
Казан шәһәренең 6-8 сыйныф укучылары мәктәп укучыларының экология-биология буенча ачык шәһәр олимпиадасында катнашырга чакырыла. Интеллектулаль чара 2нче декабрьдә 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр 126нчы гимназиядә узачак.
Катнашу өчен 26нчы ноябрьгә кадәр заявканы arslanuk@mail.ru электрон почтасы яки Казан, Космонавтлар ур., 57 адресы буенча бирергә кирәк. Заявкада түбәндәгеләрне күрсәтергә:
2017 елның 12-14 декабрендә «Крокус Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съезды булачак. Тиешле боерыкка Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской кул куйды.
Журналистларны Әйләнә-тирә мохитне саклау буенча V Бөтенроссия съездына һәм «ЭКОТЕХ» II Халыкара күргәзмә-форумына аккредитацияләү ачылды, бу чаралар 2017 елның 12-14 декабрендә Мәскәүдә «Крокус» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен теркәү http://ecotech-expo.com/accred-media/ сайтында 11 декабрьгә кадәр бара.
Россия журналистлар берлеге «Природа Алтая» газетасы һәм “Үз йортыңнан башла” иҗтимагый экологик хәрәкәте белән берлектә “Россиянең көмеш керәшәсе – үз йортыңнан башла” – 2017 конкурсын үткәрә, анда экология темасына яза торган журналистлар һәм сәләтле балалар катнаша ала. Конкурс гражданнарның әйләнә-тирә мохит өлкәсендә хокукларын яклауга, экологик культура формалаштыруга һәм халыкка мәгълүмат бирүне яхшыртуга, балаларда һәм яшьләрдә актив тормыш позициясе тәрбияләүгә юнәлтелә. Конкурста катнаша алалар:
“Түбән Кама” милли паркы республика мәктәпләре укучыларын һәм мәктәпкәчә балаларны “Иң яхшы җимлек” конкурсында катнашырга чакыра.
Катнашу өчен, кошларга җимлекләр ясарга һәм 2017 елның 30 ноябренә кадәр “Түбән Кама” милли паркына җибәрегә кирәк, адресы: Алабуга районы, Танаевский урманы, квартал 109, Милли парк дирекциясе, 1 этаж (Табигать музее).
Җимлекне ясауга таләпләр:
Россия законнарына “экологик мәгълүмат” дигән термин кертеләчәк дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында. Әлеге мәсьәлә Россия Табигать министрлыгының БМО ЕЭКның мәгълүматка рөхсәт турында, карарлар кабул итү процессында җәмәгатьчелекнең катнашуы һәм әйләнә-тирә мохиткә кагылышлы мәсьәләләр буенча гадел хөкемгә катнашу мөмкинлеге турында Конвенциясе (Орхус конвенциясе) буенча Эш төркеменең IV утырышында каралды.
Чүпләрне аерым җыюның мөһимлеге турында Яр Чаллы укучылары ЭКОдәрестә фикер алышты, аны балалар өчен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләре үткәрде.