Журналистларның һәм сәләтле балаларның эшләре “Россиянең көмеш керәшәсе – үз йортыңнан башла” – 2017 конкурсына кабул ителә

2017 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

Россия журналистлар берлеге «Природа Алтая» газетасы һәм “Үз йортыңнан башла” иҗтимагый экологик хәрәкәте белән берлектә “Россиянең көмеш керәшәсе – үз йортыңнан башла” – 2017 конкурсын үткәрә, анда экология темасына яза торган журналистлар һәм сәләтле балалар катнаша ала. Конкурс гражданнарның әйләнә-тирә мохит өлкәсендә хокукларын яклауга, экологик культура формалаштыруга һәм халыкка мәгълүмат бирүне яхшыртуга, балаларда һәм яшьләрдә актив тормыш позициясе тәрбияләүгә юнәлтелә. Конкурста катнаша алалар:

- ММЧда экология, әйләнә-тирә мохитне һәм үзеңнең кече ватаныңны саклау темаларына яза торган журналистлар;

- Россия табигате турында нәфис проза язучы авторлар;

- табигать темасына ясый торган яшь рәссамнәр;

- туган илнең матурлыгын сурәтләүче яшь фотографлар.

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үтә:

1. Басма ММЧ өчен:

- Экологик эзләнү;

- Очерк. Темалар – табигать гармониясе турында һәм үзләренең тормыш юлларын табигатьне саклауга багышлаган кешеләр турында;

- Экологик нәтиҗәле, куркынычсыз һәм энергииясыйдрышлы киләчәк технологияләре турында;

- Фотоочерк һәм фоторепортаж;

- Иң яхшы махсуслаштырылган “яшел” басма;

- Иң яхшы балалар экологик басмасы;

- Иң яхшы региональ “яшел” басма.

2. Эфирлы ММЧ өчен:

- Экология турында иң яхшы телепрограмма (кинофильм) (экологик эзләнү, тормыш юлларын экологиягә багышлаган кешеләр; саклана торган территорияләр, сирәк төрләр);

- Экология турында иң яхшы радиопрограмма (экологик эзләнү, тормыш юлларын экологиягә багышлаган кешеләр; саклана торган территорияләр, сирәк төрләр);

3. Интернет-басмалар өчен:

- Экологик темаларны Интернет чаралар белән тулы һәм төгәл яктырткан өчен;

- Табигать һәм кеше турында иң яхшы интернет-ролик (сюжет);

- Экология турында иң яхшы интернет-портал.

4. Табигать турында нәфис проза һәм шигырьләр авторлары өчен:

- Иң яхшы хикәя (хикәяләр җыелмасы);

- Табигать турында иң яхшы повесть;

- Табигать турында иң яхшы шигырьләр.

Эшләрне 2017 елның 20 декабренә кадәр briolett@yandex.ru һәм prirodaaltai@mail.ru электрон почтасы буенча «Серебряный Стриж России» тамгасы белән җибәрергә кирәк.

Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: http://ruj.ru/contests/pri-podderzhke-szhr/obyavlen-konkurs-ekologicheskikh-zhurnalistov-i-odarennykh-detey-serebryanyy-strizh-rossii-nachni-s-/

 ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International