Чиста киләчәккә тирән караш. Волгодонскидан, Ханты-Мансийсктан, Казаннан, Петербургтан һәм Россиянең башка шәһәрләреннән яшьләр ЭКОконкурста җиңеп чыкты

2017 елның 24 ноябре, җомга

«Чиста караш». Бүген Казанда Яшьләрнең 5нче Ачык республика социаль экологик реклама конкурсына йомгак ясадылар. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган конкурсның быелгысы юбилей - 5нче конкурс. Жюри хөкеменә табигатьне сакларга өндәгән 1300дән артык эш тәкъдим ителде. Атмосфера һавасын, су ресурсларын саклау, урманнарга сакчыл мөнәсәбәт, тирә-юньдә чисталыкны саклау мәсьәләләре, Россия табигатенең матурлыгы һәм экологиягә кагылышлы башка темалар социаль плакатларда, фотографияләрдә, видеороликларда һәм фильмнарда чагылдырылган. Катнашучылар саны һәм географик колачлавы белән иң зурлардан булган конкурс быел Россиянең 41 төбәгеннән яшь буын вәкилләрен берләштерде. «Бу яшьләрнең әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә карата кызыксынуы артуга, аларның актив гражданлык позициясе күрсәтүләренә турыдан туры дәлил булып тора”,- диде Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев. Үсеп килүче буынның экология темасына карата өлгергән карашын ТР Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев та билгеләде. «Яшьләрнең үз карашы булу, теге яки бу экологик ситуациягә карата үз чишелешләрен тәкъдим иүләре бик мөһим”, - диде ул. Эшләрдә чагылган югары сыйфат һәм тирән мәгънә турында матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы «ТАТМЕДИА» җитәкчесе Айрат Зарипов билгеләп үтте. Казан шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин укучыларга экологик тәрбия бирүдә белем бирү учреждениеләренең роле турында аерып әйтте. “Кече яшьтән үк экология белән шөгыльләнә башлаган балалар үзләренең экологик культурасын гына түгел, ә үз якыннарының аңлылыгын да формалаштыра”.

Иң яхшы эшләрнең авторларына бүген истәлекле призлар һәм бүләкләр бирелде.

“Чиста караш” конкурсы йомгаклары буенча «Социаль плакат» номинациясендә кече яшь төркемендә җиңүчеләр:
     1 урын - Арбузов Глеб, ТР Питрәч районы Пановка авылы 
      2 урын - Новосёлова Ксения, Төмән өлкәсе Сетово бистәсе 
      3 урын - Бизюкова Мария, Ростов өлкәсе Волгодонск ш.

Өлкән төркем:
     1 урын - Белова Светлана, Казан ш.
      2 урын - Лялина Александра, Казан ш.
      3 урын - Клестова Анастасия, Ноябрьск ш., Ямал-Ненец автономияле округы

«Фотография» номинациясендә кече яшьтәгеләр төркеме җиңүчеләре дип танылды:
     1 урын - Сәмигуллин Рәсүл, Казан ш.
      2 урын - Каранаева Маргарита, ТР Алексеевск районы Караваево авылы 
      3 урын - Пантилеев Леонид, Воронеж өлкәсе Нововоронеж ш. 
Өлкән төркем:
     1 урын - Нетесов Максим, Воронеж өлкәсе Павловск ш. 
      2 урын - Бирюков Илья, Казан ш.
      3 урын - Хәйруллина Диляра, Түбән Кама ш.
«Социаль видеоролик» номинациясендә иң яхшылар:
     1 урын - Заһиров Айдар, Казан ш.
      2 урын - Роженко Ирина, Төмән өлкәсенең Ульт – Ягун бистәсе 
      3 урын - Гыйльмиева Гөлназ, Казан ш.
«Кыскаметражлы фильм» номинациясендә җиңүчеләр:
     1 урын - Полетаев Никита, Казан ш.
      2 урын - Шаповалова Лилия, Санкт-Петербург ш.
      3 урын - Дрозд Василина, Нижневартовск районының Новоаганск ш.т.б, Ханты-Мансийск автономияле округы — Югра.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International