2017 елның 30 ноябрендә Мәскәү метрополитенының боҗра линиясендә Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы, Planetpics фәнни-танып белү энциклопедиясе һәм «Экспоцентр «Заповедники России» оешмасы Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән аеруча саклана торган табигый территорияләр поезд-ээнциклопедиясе җибәрәләр.
123 тоннадан артык макулатура, 30 белем бирү учреждениесе. Түбән Камада “Кәгазьгә икенче тормыш бүләк ит” акциясенә йомгак ясадылар, ул Татарстан Республикасында Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында үтте. Чарада катнашучыларның табигый байлыкларны саклауга зур өлеш кертүен Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе белгечләре билгеләде.
2017 елның 19 – 20 декабрендә Санкт-Петербургта «Гидрометеорология һәм экология: фән һәм мәгариф казанышлары һәм үсеш перспективалары» Бөтенроссия конференциясе була. Чара атказанган фән эшлеклесе, физика-математика фәннәре докторы Лев Николаевич Карлинның тууына 70 ел тулуга багышлана.
Әйберләргә икенче тормышны җәмгыятькә файда белән бүләк итәргә. Шундый өндәмә белән Яр Чаллыда “Игелекле йөрәк” шәфкатьлелек акциясе узды. Аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен әйберләр җыюны Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгынң Кама буе территориаль идарәсе һәм Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча идарәсе белән берлектә “Чүп.Бүтән.Юк.ЯрЧаллы” экологик хәрәкәте активистлары оештырды.
Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә тәртип бозучыларны ачыклау процессы, табигать саклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләрен административ җайга салу, экологик экспертиза үткәрү. Әлеге һәм башка мәсьәләләр турында бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Россия Федерациясе Дәүләт Думасының җиденче чакырылыш депутаты Ирек Зиннуров һәм Казан Федераль университетының юридик факультеты студентлары белән очрашуда фикер алыштылар.
Теләче авылы янында каты көнкүреш калдыклары полигонында сыек калдыкларны экологлар вертолетта очып тикшерү вакытында күреп алды. Чистартыласы һәм зарарсызландырыласы урынга, агынтылар халыкның юынтык су чокырларыннан турыдан туры чыгарыла һәм туфракка агызып ташлана. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк териториаль идарәсе белгечләре агынтыларның алынган пробаларында химик күрсәткечләрнең күп тапкырлар артып киткәнлеген ачыклады: БПК5 299 тапкырга, аммоний-ион 204 тапкырга, тимер 6,8 тапкырга, сульфатлар 1,6 тапкырга.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларыннан калдыклар барлыкка килү, аларны файдалану, зарарсызландыру һәм урнаштыру турында хисаплар кабул итә.
Хисаплылык нинди калдыклар һәм күпме күләмдә барлыкка килүен, бу калдыкларның төзелгән договорлар нигезендә нинди махсуслаштырылган оешмаларга тапшырылуын анык аңлау өчен кирәк.
Карьер янәшәсендә карьер. Әлмәт компаниясе гомумтаралган файдалы казылмаларны берьюлы ике кишәрлектә чыгарган. Аларның берсендә –лицензия белән, икенчесендә –рөхсәтсез. 1000 м2 чамасы территориядә вак таш чыгару фактын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары быелның сентябрендә теркәде.
Әйләнә-тирә мохитне саклау турында законнар нигезендә 1 категориягә карый торган объектларның – әйләнә-тирә мохиткә иң зур йогынты ясый торган эре предприятиеләрнең проект документациясенә дәүләт экологик экспертизасы (ДЭЭ) үткәрү турында нормалар 2018 елның 1нче январеннан үз көченә керә. Бу турыда Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
2017 елның 30 ноябре - 1 декабрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә «Чиста су. Казан» VIII махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм конгрессы узачак. Әлеге чара Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Су хуҗалыгы буенча федераль дәүләт бюджет учреждениесе «Средволгаводхоз», “Казан ярминкәсе” ААҖ ярдәме белән үткәрелә.