Россия законнарына “экологик мәгълүмат” дигән термин кертеләчәк дип хәбәр ителә Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгының рәсми сайтында. Әлеге мәсьәлә Россия Табигать министрлыгының БМО ЕЭКның мәгълүматка рөхсәт турында, карарлар кабул итү процессында җәмәгатьчелекнең катнашуы һәм әйләнә-тирә мохиткә кагылышлы мәсьәләләр буенча гадел хөкемгә катнашу мөмкинлеге турында Конвенциясе (Орхус конвенциясе) буенча Эш төркеменең IV утырышында каралды. Чара Россия Табигать министрлыгында Халыкара хезмәттәшлек департаменты директоры Нуритдин Инамов җитәкчелегендә узды.
«“Әйләнә-тирә мохитне саклау турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты (“экологик мәгълүмат” төшенчәсен һәм андый мәгълүматка рөхсәт тәртибен билгеләү өлешендә) Россия законнарын камилләштерү буенча эш кысаларында аны Орхус конвенциясе турында нигезләмәгә туры китерү максаты белән әзерләнде. “Экологик мәгълүмат” төшенчәсен кертү илкүләм законнарны Орхус конвенциясе нигезләмәләре белән туры китерү буенча киләчәктәге адымнар өчен нигез булып тора.
Эш төркеме әгъзалары табигать саклау өлкәсендә законнарны камилләштерүгә комплекслы якын килүне системалы нигездә гамәлгә ашыру буенча алдагы эшләр турында фикер алыштылар.
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте