26нчы ноябрьгә кадәр Казан укучылары экология-биология олимпиадасында катнашырга заявка бирә ала

2017 елның 24 ноябре, җомга

Казан шәһәренең 6-8 сыйныф укучылары мәктәп укучыларының экология-биология буенча ачык шәһәр олимпиадасында катнашырга чакырыла. Интеллектулаль чара 2нче декабрьдә 13 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр 126нчы гимназиядә узачак.

Катнашу өчен 26нчы ноябрьгә кадәр заявканы arslanuk@mail.ru электрон почтасы яки Казан, Космонавтлар ур., 57 адресы буенча бирергә кирәк. Заявкада түбәндәгеләрне күрсәтергә:

- катнашучының фамилиясен, исемен,

- шәһәр районын, мәктәпне, сыйныфны, оешма атамасын,

- педагогның фамилиясен, исемен, атасының исемен,

- педагогның электрон почтасын яки телефонын.

Заявка бирмәгән катнашучылар олимпиадага кертелә алмый. Мероприятие йомгаклары буенча өч яшь төркемендә (6, 7, 8 сыйныфлар) җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнәчәк.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International