“Түбән Кама” милли паркы республика мәктәпләре укучыларын һәм мәктәпкәчә балаларны “Иң яхшы җимлек” конкурсында катнашырга чакыра.
Катнашу өчен, кошларга җимлекләр ясарга һәм 2017 елның 30 ноябренә кадәр “Түбән Кама” милли паркына җибәрегә кирәк, адресы: Алабуга районы, Танаевский урманы, квартал 109, Милли парк дирекциясе, 1 этаж (Табигать музее).
Җимлекне ясауга таләпләр:
- лак-буяу материаллары булмау,
- аскы мәйданчыгының үлчәмнәре – 20-30 см,
- түбәсенең үләмнәре аскы мәйданчык үлчәмнәреннән зуррак,
- бортиклар булу,
- җимлеккә аны элеп кую өчен бау беркетелгән булу.
Конкурс эшенә түбәндәге мәгълүматларны күрсәтеп язарга:
- катнашучының фамилиясе, исеме,
- эш җитәкчесенең фамилиясе, исеме, атасының исеме,
- белем бирү учреждениесе, төркем, сыйныф, яшь,
- телефон.
Конкурс нигезләмәсе белән “Түбән Кама” милли паркы сайтында танышырга мөмкин: http://nkama-park.ru/_fr/1/kormushka_2017.docx
ТР ЭТБМ матбугат хезмәте