Кар барсы эзләре буйлап. Кызыл китаптагы хайван турында бүген Татарстанның экологик сыйныфында дәрестә сөйләштеләр

2017 елның 24 ноябре, җомга

Кар барсын саклау буенча дәрес бүген Казанның 3нче гимназиясе базасында үтте. Республиканың беренче экологик сыйныфы укучыларының сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев, ТР Дәүләт Советы депутаты, Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитет рәисе Таһир Һадиев, Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы “Татмедиа” җитәкчесе Айрат Зарипов, Казан шәһәре башкарма комитетының Мәгариф идарәсе башлыгы Илсур Һадиуллин җавап бирде. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан Экология һәм җәмәгать урыннары елы кысаларында башлап җибәрелгән проект инде нәтиҗәләрен бирә. Дәрес барышында укучылар тема буенча яхшы белемнәрен күрсәтте һәм кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Балалар макулатура җыю һәм агачлар утырту буенча үз уңышлары белән уртаклаштылар, эко-әйберләр ясау процессы һәм табигый фәннәр түгәрәге эшендә катнашулары турында сөйләделәр. Булачак экологларның күпсанлы диплом һәм бүләкләре - аларның уңышларына дәлил. “Знче гимназия республикада экологик белем бирүдә пионер булып тора. 90-нчы елларда аның базасында экологик лицей эшләде, ә бүген экологик сыйныф аның дәвамчысы. Төрле алымнар һәм яңа юллар безгә үсеп килүче буынны экологик белемле итеп тәрбияләү мөмкинлеге бирә”, - диде министр Фәрит Габделганиев.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International