Фәрит Габделганиев: “Бүген тыюлык территорияләре ЭКОмәгърифәттә иң мөһим рольне уйный”. Аеруча саклана торган табигать территорияләрендә экологик мәгърифәт мәсьәләләре буенча Казанда “Тыюлык территорияләре –гомуми җаваплылык һәм кайгырту” Бөтенроссия киңәшмә-конференциясе уза

2017 елның 24 ноябре, җомга

Тыюлык территорияләрендә экологик-мәгърифәти эш алып баруның заманча формалары һәм алымнары, культуралы ландшафтларны саклау, җирле халык белән хезмәттәшлек. Бу мәсьәләләрне бүген аеруча саклана торган табигать территорияләрендә экологик мәгърифәт мәсьәләләре буенча “Тыюлык территорияләре –гомуми җаваплылык һәм кайгырту” Бөтенроссия киңәшмә-конференциясенең пленар утырышында карадылар. Чараның оештыручылары Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Идел-Кама дәүләт табигый тыюлыгы» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе, «Тыюлыклар» экологик-мәгърифәт үзәге булды. Конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Габделганиев мөрәҗәгать итте. Ул бүген тыюлык территорияләренең ЭКОмәгърифәттә иң мөһим рольне уйнавын билгеләп үтте. “Экологик мәгърифәт бүлекләре хезмәткәрләре үз эшләренең чикләрен киңәйтә бара һәм өр-яңа дәрәҗәгә чыга: үз регионнарында табигать саклау пропагандасының төрле-төрле формаларының координаторлары булып торалар. Мәктәп укучылары белән актив эш, белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре белән, бизнес һәм хакимият белән тыгыз хезмәттәшлек һәм горизонталь һәм вертикаль элемтәләр кору илебездә экологик мәгърифәт үсешенә булыша. Кызыкынулы барлык якларның бергәләп эшләве халыкның экологик культурасын күтәрүнең, табигать саклау өлкәсендә законнар бозуны киметүнең, экологик волонтёрлыкны үстерүнең куәтле системалы инструменты булачак, ә бу тыюлык эшен үстерү өлкәсендә Россия позициясен дөньякүләм лидерларның берсе буларак ныгытырга мөмкинлек бирәчәк”, - дип басым ясап әйтте Фәрит Габделганиев. Экология мәсьәләләренә карата халыкның кызыксынуын күтәрүдә аеруча саклана торган табигый территорияләрнең зур ролен Россия Табигать министрлыгының Әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт сәясәте һәм җайга салу департаменты директоры урынбасары Игорь Давыдов та билгеләде. “Тыюлыклар һәм милли парклар алып бара торган экологик-мәгърифәти эшчәнлек мөһим бурыч булып тора. Бу эш Россия гражданнарында биологик һәм ландшафт күптөрлелекнең табигый мирасын саклауда аеруча саклана торган табигать территорияләренең хәзерге ролен, регионның социаль-икътисадый үсешендә тыюлыкларның һәм милли паркларның урынын аңлауны формалаштырырга тиеш. Бу эшчәнлекнең нәтиҗәсе булып илкүләм байлыкны саклый торган дүләт тыюлыклар системасына иҗтимагый ярдәм тора”, - дип сөйләде Игорь Давыдов. «Тыюлыклар» ЭкоҮзәге директоры Наталья Данилина сүзләре буенча, аеруча саклана торган табигать территорияләренең эше быел барлык фронтларда активлашты: массакүләм бәйрәмнәр, конференцияләр, яңа фильмнар, китаплар, телепрограммалар, матбугатта мәкаләләр, чөнки 2017 ел Аеруча саклана торган табигать территорияләренең 100-еллыгы елы булды.

Аеруча саклана торган табигать территорияләрендә экологик мәгърифәт мәсьәләләре буенча “Тыюлык территорияләре – гомуми җаваплылык һәм кайгырту” Бөтенроссия киңәшмә-конференциясе 2017 елның 26 ноябренә кадәр узачак. Анда Россия тыюдыклары һәм милли парклары, дәүләт музей-тыюлыклары, иҗтимагый оешмалар, дәүләт табигать саклау структуралары һәм мәгариф системасы органнары, шулай ук Словакия һәм Үзбәкстаннан кунаклар катнаша.

ТР ЭТБМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International